Тормыш - яшәеш

Ашыгыч хәбәр! Төрмә җитәкчесе үз-үзенә кул салган

Бүген көндезге 12 дә төзәтү учреждениесе территориясендә фаҗигале хәл булган.

Биредә эш бүлмәсендә Казандагы 2 нче колония җитәкчесе, 57 яшьлек Азфар Кадировның үле гәүдәсенә тап булганнар. Ул асылынып үлгән.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Шунысы да бар, узган атнада гына аның урынбасары, 38 яшьлек Игорь Леонидовка карата җинаять эше кузгатылган булган. Тикшерү версиясе буенча, подполковник 2013 елның апреленнән 2015 елның маена кадәр законга каршы гамәлләр кылган. Әйтик, шартлы рәвештә срогыннан алда азат итү өчен бер хөкем ителүчедән 600 мең сумлык төзелеш материаллары алган булган. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, дөрес булса, Кадировның үзен дә тикшерә башлаган булганнар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ашыгыч хәбәр! Төрмә җитәкчесе үз-үзенә кул салган
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш