Армиягә кем бара?
Россия халкы армия хезмәтенең вакытын озайтуны хупламый. Күпчелек аны түләүле нигезгә күчерү яклы. Билгеле булганча, соңгы вакытта кайбер хәрбиләр армия хезмәте вакытын 1,5 елга җиткерү фикерен алга сөрә. Әмма әлеге тәкъдимне яклаучылар күп түгел.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Владимир Комоедов хәрби хезмәтне ел ярым итәргә тәкъдим иткән иде. Моны ул солдатларга сугыш күнекмәләре алу өчен бер ел гына җитми дип аңлатты. Күптән түгел узган сораштыруда катнашучыларның исә 13 проценты гына Комоедовның тәкъдимен хуплаган. Тагын шул кадәр үк кеше армиядә бер ел хезмәт итү дә җитә дип саный. Алай гына да түгел, сорауларга җавап бирүчеләрнең 8 проценты хәрби хезмәт вакытын, гомумән, ярты елга калдырырга тәкъдим итә. Ә күпчелек - 40 процент хәрби хезмәтне түләүле нигезгә күчерергә кирәк дигән фикердә тора.
Россия Фәннәр академиясенең Социология институты баш хезмәткәре Леонтий Бызов сүзләренчә, мондый фикерне нигездә зур шәһәрләрдә яшәүче яшьләр яклый. "Безнең мәгълүматларга караганда, яшьләрнең 85 проценты дәүләт өчен нәрсә дә булса корбан итәсе килми. Алар күбрәк шәхси уңыш турында кайгырта. Шуңа күрә армия хезмәтен бер кирәкмәгән маҗара дип саный", - дигән ул.
"Ватаным Татарстан" сайты буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа