Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Арча районының Кер-Хайван халкы авылларының исемен үзгәртүгә ирешкән

Арча районының Кер-Хайван авылында яшәүчеләр, ниһаять, үз теләгенә ирешкән - хәзер ул Корайван дип атала. Бу көннәрдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы Указны имзалаган.

Авылның атамасын үзгәртү өчен районнан Казанга мөрәҗәгать иткәннәр, республика депутатлары исә Мәскәүгә хат юллаган. "Майда, чәчү эшләре тәмамлангач, без бу уңайдан зур бәйрәм оештырачакбыз. Паспорт, йөртүче таныклыгы, гомумән, бар документларны үзгәртергә туры килсә дә, бу безне куркытмый. Иң мөһиме - үз дигәнебезгә ирештек", - диде бу хакта авыл башлыгы Рәмзия Вафина.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250