Җанның гәүдәдән аерылуын камера төшереп алган [+ВИДЕО]
Кытай шифаханәләренең берсендә куелган күзәтү камерасы бер ханымның гәүдәсеннән җаны чыгып китүен төшереп алган.
Интернеттан файдаланучыларның күбесе мондый хәлнең булуы белән килешә, чөнки җанның үлемсез булуын төрлечә исбатладылар бит инде: клиник үлемнәр аша да, тәннең авырлыгын үлгәнче һәм үлгәч үлчәү ярдәмендә дә (егерме бер грамм авырлык югала ди).
Кытайда булган бу хәл кешенең җаны барлыгын фәнни яктан булмаса да, яңача дәлилләү булып тора. Паранормаль күренешләрне өйрәнүчеләр җанның сурәтен фотога яки видеога тоту җиңел түгел дип саныйлар. Бер очракта җан кадрга эләгә икән, ә икенче очракта - юк. Кытайда вафат булган ханымның да җаны очраклы видеокамерага эләккән булып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа