Реклама
6 февраль төнендә 24 яшьлек хатын үз өендә дуслары белән кәеф-сафа корып утыра.
Алардан тыш өйдә 3 һәм 4 яшьлек малайлар, 2 айлык сабый да була. Бала йокламыйча, өлкәннәрнең тынычлыгын җуя. Ачуы кабарган исерек ана сабыйны ала да, кулында тота алмыйча идәнгә төшереп җибәрә. Аннары дөрләп янган мичкә атып бәрә. Малай шунда ук янып үлә.
Икенче көнне Алтай полиция бүлегенә бала яну очрагы турында хәбәр керә. Яшь ана кулга алына, аңа карата җинаятә эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+