Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алдандыңмы? Троллейбуста ешрак йөр!

Әлмәттә 15 март көнне кулланучылар хокукларын яклау көнендә үзгә акция узды.

1 нче маршрут буенча йөрүче 13 нче санлы троллейбуста 10 нан 15 сәгатькә кадәр кулланучылар белән бәйле хокук мөнәсәбәтләре буенча консультация алып, кулланучыларның төп хокукларын белергә мөмкин булды. Акцияне оештыручы, Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы эчке базар координацисе һәм үсеше бүлеге җитәкчесеАлина Виноградова сүзләренчә, мондый чараларның халык өчен әһәмияте зур. Күпләр, аеруча олы яшьтәгеләр үз хокукларын белми. Сыйфатсыз товар алып, алданган очракта кемгә-кая мөрәҗәгать итмичә аптырап йөриләр. Шуның өчен "акыллы" троллейбус пассажирларына белешмәлекләр тараттылар, хокук мөнәсәбәтләре буенча лекцияләр укыдылар. Кыскасы, ул көнне троллейбуста кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин булды. Ә кемнәр үзләренең борчыган проблемаларын ничек хәл итәргә белми аптырап йөрсә, 22- 21-33 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса