Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ!

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу көн Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда да билгеләп үтелә.

Шунысын да мөһим: барлык илләрдә дә "инвалид" сүзен бик сирәк куллану гадәткә кергән, күпләр аны "мөмкинлекләре чикләнгәннәр" гыйбарәсе белән алыштыру ягын караса, тик менә Россиядә генә беренчесен куллануны кулай күрәләр.

Әлеге көн инвалидлар унъеллыгы тәмамлану уңаеннан үткәрелә башлый. Унъеллык кысаларында Берләшкән Милләтләр Оешмасы киң җәмәгатьчелекнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемалары турында хәбәрдар булуларын максат итеп куя. Бу чорда тормыш тарафыннан кыерсытылган затларның тормышларын яхшырту, төрле яклап ярдәм күрсәтү максатыннан төрле чаралар күрелә. Әлеге көнне билгеләп үтү традициясе исә 1992 елдан башлана. Декада кысаларында дәүләт, төрле оешмалар тарафыннан хәйрия акцияләре, концертлар, төрле очрашулар оештырыла.

Халыкара инвалидлар көне киң җәмәгатьчелек, хакимият игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына, аларның хокукларын яклауга юнәлдерергә тиешле көн ул. Декабрь аенда ел саен үткәрелеп килә торган игелек декадасы - инвалидларны кайгыртуга кертелә торган бик кечкенә өлеш, аларга исә безнең тарафтан даими игътибар кирәк.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 320 меңнән артыграк инвалид яши. Шуның 14 меңе - балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250