Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Алабугада көчләнгән 8 яшьлек кыз бик авыр хәлдә хастаханәдә ята

Алабуга шәһәрендә, көчләнеп, чокырга ташланган 8 яшьлек кыз хастаханәнең реанимация бүлегендә бик авыр хәлдә, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.


Дәвалау һәм диагностика чаралары - Татарстан Сәламәтлек саклау министрының шәхси контролендә. Дәвалауга республиканың барлык әйдәп баручы табиблары кушылган.
Искәртеп узабыз, әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган зыян күрүчене көчләү) нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Җинаять кылуда шикләнелүче әлегә тоткарланмаган. Хәзерге вакытта барлык тикшерү гамәлләре үткәрелә.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250