Акчасыз да калган, эләккән дә
35 яшьлек бер адәм үзенең корбанын банкоматтан подъездга кадәр озата кайткан.
Иртәнге тугызда банк холлында банкоматтан акча алучыны күзәтеп торган ир аның артыннан ияргән. Подъездга кергәннән соң ул корбанына ташланган һзм курткасын салдырып алып качкан. Өенә кайткач, куртка кесәләрен актарып караса, аннан күзлек белән кәрәзле телефоннан башка нәрсә тапмаган. 50 яшьлек теге кеше 42 мең сум хезмәт хакын күлмәк кесәсенә тыккан булып чыккан. Чит кеше малына хуҗа булырга теләүчене видеокамера язмалары буенча тотканнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Закон буенча аны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм штраф көтә. Бу хәл Яр Чаллыда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа