Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ак төркем, кара төркем

Җәмгыятьтә яшәп тә, җәмгыятьтән азат булып булмый.

Кеше башка кешеләр арасында гына шәхес булып таныла, башта башка кешедә, көзгедәгечә, үз-үзен күрә. Икенче төрле әйткәндә, башка кеше сыйфатларына төшенә барып, без үзебезне бәяләү өчен кирәкле мәгълүматларга ия булабыз. Әмма хәзерге заман фәнни мәгълүматлары бу фикерне тагын да киңрәк дәвам итәргә мөмкинлек бирә: үзем тарафыннан "мин" гә би- релгән бәя - шәхеснең үз-үзен бәяләве мин үземдә булган нәрсәләрне башка кешеләрдә күргәннәр белән чагыштырып карау, шул ук вакытта кешеләр миндә нәрсәләр күрүне күз алдына китерүем нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Әгәр дә без беразга гына булса да кешене мәңгегә җәмгыятьтән аерып алынган, кешеләр белән аралашуның барлык юлларын югалткан, башкалардан бернәрсә дә өмет итмәгән, үзе дә аларга бернәрсә дә бирергә те- ләмәгән итеп күз алдына китерсәк, каршыбызга үзенең шәхесен югалткан бер зат килеп басар иде. Ул чагында аның шәхескә карата бирелә торган барлык сыйфатлары да үз мәгънәләрен югалтыр иде. Бәхетсезлеккә тару ягыннан бу кешене хәтта бөек Дефо герое Робинзон белән дә чагыштырып булмый чөнки Робинзон утрау офыгында кораб күренер һәм кешеләр килеп чыгар дигән өмет белән яши. Ул попугайны сөйләшергә өйрәтә, көн саен укый, гыйбадәт кыла, көндәлек алып бара, киләчәккә планнар кора. Бер караганда, шәхестә "миндә булганнар минем өчен генә" булырга тиеш кебек иде, ә чынлыкта исә, ул "миндә булганнар башкалар өчен" икән. Кеше үзе өчен эшли торган нәрсәләрне (укыймы ул, эшлиме, кемгәдер булышамы яки тоткарлык итәме) бер үк вакытта башкалар өчен дә эшли. Үзем өчен тырышам дип уйласа да, ул, мөгаен, кешеләр өчен күбрәк эшли торгандыр.
Шуны әйтергә кирәк, һәр кешенең дә, әлбәттә, аның белән исәпләшә торган үз төркеме бар. Әлеге төркемнән ул төркем идеаллары - аның идеаллары ,төркем кызыксынулары - аның кызыксыну- лары рәвешендә булган үз-үзенә бәя бирү ориента- циясен ала. Мондый төркем референт төркем дип атала. Кагыйдә буларак, ул бер төркемнән генә түгел, берничә төркем җыелмасыннан тора. Мәсәлән, бер яшүсмер өчен андый референт төркем булып гаилә һәм ишегалдындагы малайлар компаниясе, спорт җәмгыятендәге секция булырга мөмкин. Ә икенче яшь егет өчен референт төркем булып класс, укытучылар һәм очрашып йөри торган, үзе генә референт төркем ролен уйный торган бер кыз санала ала.
Әлеге шәхес өчен төркемнәрнең таләпләре, өметләре, кызыксынулары, омтылышлары һәм башка бәя ориентацияләре теге яки бу дәрәҗәдә бер-берсенә туры килсә - бик яхшы. Әмма еш кына бер-берсенә капма-каршы ике төркемгә керүче шәхесләр очрый. Мәсәлән, гаилә һәм урам компаниясе.
Хәзерге көндә илдә контр (капма-каршы, корткыч) төр- кемнәр - кара төркемнәр бихисап: сатана балалары, ваһ- һабилар (вохабиты), кенхед төркеме, "Ашрам шамбала" сектасы һ.б., һ.б.. Болар яшүсмерләрнең, яшьләрнең, өлкәннәрнең яңа, формаль булмаган берләшмәләре, дө- ресрәге, хәрәкәте. Кара, зарарлы хәрәкәт.
Сатанистлар берничә төр-ле һәм күп санлы. Беренчесе - гопниклар. Символлары: кара күн куртка, баш сөяге, кеше скелеты, кирегә әй-ләндерелгән тәре. Юылмаган озын чәч яки яртылаш пеләш баш, өч тешле тәгәрмәч яки свастика рәвешендәге тату- ировкалар. Сүз байлыклары, сүгенү сүзләрен дә кушкач - 100-150 сүз. Ташландык йорт яки чиркәүдә эт яки песи үтереп, аның каны белән дивар- ларга оятсыз рәсемнәр ясау, исереп беткәч, шәрә хәлдә оятсыз биюләр башкару, гаепсезләрне кыйнау - менә аларның гамәлләре. Икенче төркем - аңлы рәвештә "сатлык тормышка" каршы килү- челәр. Дин әһелләрен үтерү, гыйбадәтханәләрне талау - гадәти "изге" эш. Өченче төр-кем үзләрен "кара маг" дип санаучы, сатананың "туганнары", "балалары". Алар, имеш, күз карашы белән аккан канны туктаталар, уй белән сигарет кабызалар. Ахырзаманны сатана белән бергә каршыларга җыеналар.
"Ашрам шамбала" сектасы. Үзен "Богомудр" дип атаучы (чыны - Руднев дигән кеше), имештер, Сириус планетасыннан килгән. Алдау юлы белән җыйган төркемендәге кешеләрнең мал-мөл- кәтен үзләштерү.
Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешесен югалткан илебездә Гитлер хезмәтләрен өйрәнүче төр- кем - "VOLKSTURM" төркеме дә бар хәтта.
...Ак төркем, кара төркем. Массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидениедә бу төркемнәр турында сөй-ләп, күрсәтеп торалар. Аларның кем икәнлекләре, кайда һәм кайчан корбан чалуларына кадәр билгеле. Безнең «демократик» илебезнең, җитәкчеләренең бу бушбашларга каршы куярлык көч-ләре, хокуклары, вәкаләтләре юк микәнни? Хәер, гаҗәпләнергә кирәкмидер - демократия ич бездә! Бу җәһәттән кайчандыр язган "Аксакаллар нигә сакалсыз" дигән шигырем искә төшеп, күңелне кузгатты...
Өч күрсәткеч - үз-үзеңә бәя, көтелмәгән бәя, шәхеснең төркемне бәяләве - болар шәхес төзелешенә керәләр. Кеше үз тирәсендәге кеше- ләрне үзен бәяли торган күр- сәткечләрдән чыгып бәяләргә өйрәнгән. Билгеле, башта ул үзен кешеләр белән тиңләп карарга өйрәнгән булган. "Кулында көзгесе булмаган көе туып", кеше социаль төркемгә көзгегә караган кебек карарга өйрәнгән һәм, шушы гадәте буенча, бу «көзгене» үзенең эчке дөньясына күчереп куйган. Аңарда вакыты-вакыты белән шул көзгегә карау һәм Пушкин әкиятендәге патша хатыны кебек, ялварып сорау гадәте сакланып калган: "Җанкисәгем, көзге! Сөйлә әле, барысын да әйтеп бир әле".
Шәхесне тәрбияләү эшен аңлы рәвештә идарә итү өчен, шәхеснең үз-үзен идарә итүнең үзеннән-үзе барлыкка килә торган формаларын күзалларга, иҗтимагый асылга ия зат икәнлеген онытмаска кирәктер.
НаМус.

Фото: http://www.daihen.ru/data/567/vokans.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250