Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Ак кораблар” хәйрия акциясе кысаларында Әлмәт балалар шифаханәсе бассейны төзекләндереләчәк

15 майда Әлмәт хатын-кызлар берлеге тарафыннан оештырылган "Ак кораблар" хәйрия акциясе старт алган иде. Аның максаты - Әлмәт балалар шифаханәсендә урнашкан сабыйлар бассейнын төзекләндерү өчен акча җыю.

Акциянең барышы, учреждениенең реабилитация бүлеге эшчәнлеге, шул исәптән, кайбер проблемалар һәм аларны хәл итү хакында без балалар шифаханәсе мөдире Тамара Черемисина белән сөйләштек.

- "Ак кораблар" акциясе апрель аенда ук башланды. Безнең шифаханәгә Әлмәт хатын-кызлар берлеге вәкилләре килгәч, үзебезне борчыган мәсьәләләрне күтәргән идек, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшебез. - Шифаханәбезгә 10 ел элек капиталь ремонт ясалган иде, шулай да бүген бинаның эче нык таушалды. Кабинетларда хәлләр ярыйсы гына әле, ләкин коридор һәм баскычлар безне генә түгел, ата-аналарны да борчый. Алар бу хакта "Халык контроле"нә дә язганнар хәтта. Ремонтка зур финанс мөмкинлекләре кирәк, шуңа күрә без хатын-кызлар берлегенә беренче карашка артык зур булмаган мәсьәләләрне хәл итүне сорап мөрәҗәгать иттек. Иң элек сабыйлар бассейнының насос-фильтр системасын алыштырырга кирәк. Аның өчен 200 мең сум акча таләп ителә. Берлек рәисе Гүзәл Еремеева икенче көнне үк акция уздыру тәкъдиме белән чыкты. Бергәләп акча җыю эшенә керештек. Эшмәкәрләргә, депутатларга, эре предприятиеләргә хат юлладык, "Шатлык" сәүдә үзәге, хатын-кызлар консультациясе, балалар шифаханәсендә тартмалар урнаштырдык. Беренчеләрдән булып сәламәтлек саклау идарәсе үзләреннән өлеш кертте, шифаханә коллективы да акча җыйды. Мәктәп укучылары кәгазь кораблар ясады, волонтерлар аны символик бәягә - 10 сумга сатты. Бассейнга ремонт ясаячак фирма исә насосның хәйрия акчасына алыначагын белгәч, аны урнаштыруны бушлай башкарырга вәгъдә итте.

Бассейн үзе (биредә алар икәү - 5 яшькәчә сабыйлар һәм мәктәп балалары өчен) 2010 елда ремонтланган булган. Нәкъ шул елда федераль программа кысаларында реабилитация бүлегендә сәламәтлек үзәге ачыла. Диагностика һәм дәвалау бүлмәләренең бер урында булуы әлмәтлеләр өчен бик кулай.

Реабилитация бүлегендә 9 кеше эшли. Балалар дәвалану физкультурасы белән шөгыльләнә, кислород һәм фитобарда, кинезе- һәм физиотерапия бүлмәләрендә организмын ныгыта ала. Массаж кабинеты һәм галокамера бигрәк тә зур популярлык казана. Тамара Черемисина әңгәмә барышында соңгысына аерым тукталып китте.

- Галокамерага 10 ел инде. Көненә биредә 10 сабый дәвалана. Җәен кимрәк, ә менә кышын аңа юллама алган балалар саны бик күп. Сулыш алу системасы авырулары белән бездә 1410 бала учетта тора, шуларның 168 ендә бронхиаль астма. Дарулар һәм башка төр дәвалау белән берлектә кулланылганда, галокамера савыктыруга илтә торган туры юл. Мондый агымда эшләү нәтиҗәсендә галогенератор үзенең функцияләрен югалта башлады, заман таләпләренә туры килми инде. Яңа төр галокамера Санкт-Петербург заводында эшләнгән, ул организмга кирәк кадәр савыктыргыч тоз концентрациясен автомат рәвештә контрольдә тота, үпкәнең иң тирән өлешләренә кадәр үтеп керүче тозны бик вак кисәкчекләргә тарката.

Аның бәясе 300 мең сум. Ләкин акция барышында акча калса, без аны, һичшиксез, шундый галогенератор алуга тотачакбыз. Иганәчеләр ярдәменнән дә баш тартмыйбыз, - дип мөмкинлекләре булган җитәкчеләргә һәм эшкуарларга мөрәҗәгать итте шифаханә мөдире.

Реабилитация бүлеген карап йөргән вакытта массаж кабинетында да, кислород һәм фитобарда да, дәвалану физкультурасы залында да балаларның күп булуына игътибар иттем. Әниләр белгечләр эшеннән канәгать булуларын, бүлекнең дөрес юнәлештә эшләвен билгеләп үттеләр, балаларының сәламәтлеген саклауда ярдәм күрсәткән табибларга рәхмәтләрен юлладылар.

- Сәламәтлек - зур байлык. Аны бала карында чакта ук сакларга кирәк. Бала үстерүдә педиатр ярдәменә таянсаң, аның киңәшләренә колак салсаң, сабыеңда гигиена кагыйдәләрен үтәү гадәте булдырсаң - дөрес юлдан барасың дигән сүз, - дип төгәлләде сүзен Тамара Черемисина һәм Балаларны яклау көне уңаеннан әлмәтлеләргә иң изге теләкләрен юллады. Бу теләкләргә "Ак кораблар" да кушыла. Акциянең нәтиҗәләре 1 июньдә билгеле булачак.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Елена Кудряшова:

- Безгә әле бер яшь тә юк, юллама белән өченче тапкыр массаж алырга килдек. Улыма бу процедура бик ошый, өйгә кайткач рәхәтләнеп йоклый. Табиблар да сабыемның сәламәтлеге ныгый баруын раслый.

Светлана Галиева:

- Кайчандыр табиблар кызыма эпилепсия диагнозы ихтималын куйганнар иде. Шифаханәнең көчле невропатологы реабилитация бүлегенә юллады. Барлык процедураларны уңышлы узып, чирне булдырмый калдык. Бүген менә мәктәпкә барыр алдыннан тикшерү үтеп йөрибез, барысы да тәртиптә, Ходайга шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса