Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

АХЫРЗАМАН: егет кечкенә чакта ташлап калдырган әнисенә гашыйк булган [+ФОТО]

Әнисе аны 15 яшендә дөньяга китергән, шуңа да улын балалар йортына тапшырган була.

Британиядә яшәүче 19 яшьлек Шейн Беркны бер гаилә тәрбиягә алып үстерә. Еллар узгач, "Фейсбук" челтәрендә егет әнисен эзләп таба һәм аңа гашыйк була. Берничә атнадан ул аңа мәхәббәтен аңлата, әнисе Роуз исә шакката, әмма улын югалтасы килмәгәнгә күрә аңа каршы килми. Ул улына аны гаилә әгъзасы буларак кына яратуын төшендерергә тели, шуннан артыкка өмет итмәскә куша. Егет хәзерге вакытта аңа исеме белән дәшә һәм киләчәктә бәлки "әни" дип дәшә алачагын әйтә.

Психологлар һәм сексологлар телендә мондый күренеш "генетик җенси мавыгу" дип атала һәм бик сирәк очрый. Тарихта 32 яшьлек британияле Бен Фордның кәләшен ташлап, үзенең биологик әнисенә өйләнгәнлеге мәгълүм. Бу очракта да әнисе аны кечкенә чакта ташлап киткән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса