Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Африкага җыенсаң да, җылы кием онытма

Урамда кояшлы, матур җәй. Чираттагы яллар чоры.

Ничек итеп аны кызыклы һәм файдалы үткәрү турында уйлаганыгыз бармы? Булмаса, уйларга вакыт.

Чираттагы ялны истә калырлык итүнең иң дөрес юлы - туристик сәяхәткә бару. Бу мөмкинлекне тормышка ашырмый калуда бары тик фантазия җитмәү белән акча янчыгы юкалыгы гына гаепле булырга мөмкин. Елның-елында сәяхәткә баручылар ялның дөрес итеп оештырылуы озак вакытларга җитәрлек рухи көч һәм энергия бирүен, яхшы кәеф бүләк итүен раслыйлар.

Тәүге тапкыр сәяхәткә барырга җыенучыларга соңыннан үкенмәс, акчамны җилгә очырдым дип кайгырмас өчен беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Киңәш-табыш артыннан без Әлмәтнең күптәннән эшләп килүче «Эллада-тур» туристик агентлыгына мөрәҗәгать иттек.

Беренчедән, үзебезнең илдән читкә чыгарга карар итү белән үк чит илгә чыгу паспорты юллау хәстәренә керешергә кирәк булачак, дип искәртәләр турагентлык белгечләре. Димәк, ялга әзерләнер алдыннан паспорт-виза хезмәтенә барырга туры киләчәк. Шунысын да онытмагыз, мондый паспортны әзерләү ким дигәндә бер ай вакытны ала, ә теләүчеләр арткан чорда бу срок тагын да артырга мөмкин. Шуңа күрә загранпаспорт турында алдан кайгыртып кую комачау итмәс.

Озак көтеп алынган паспорт, ниһаять, кулыгызга килеп эләккәннән соң туристик агентлыкка юл тотасыз. Бу вакытка инде кайсы илгә барырга, ялның нинди төрен - пляжлысынмы яки сәяхәт итү белән бәйлесенме сайларга, кунакханәнең ничә йолдызлысында яшәргә теләвегезне тәгаенләгән булырсыз, шәт. Әгәр инде билгеле бер карарга килергә өлгермәсәгез, турфирма менеджерлары финанс мөмкинлегегезгә карап сезгә төрле тәкъдимнәр ясарлар. Европа илләренең барысына да чыгу өчен виза әзерләү мөһим. Ул - иң кыйммәтлесе (иленә бәйле рәвештә 60 тан алып 80 еврога кадәр) һәм иң озак теркәлә торганы (тур башланырга кимендә 20 көн кала әзерләнергә тиеш). Турфирмада үзегез барырга теләгән илне сайлаганнан соң сезгә виза әзерләү өчен кирәкле документлар исемлеген тоттырырлар. Аларны җыеп, туроператорга китерәсез. Алга таба хезмәткәрләр үзләре эш итә. Безнең туристлар бик яратып йөри торган Төркия, Таиландка, шулай ук тагын 17 илгә керү өчен виза кирәк түгел. Алар арасында тугандаш Украина белән экзотик Багама, Ямайкалар да бар.

Барасы илне сайладыгыз ди. Хәзер отельләр турында. Иң югары класслысы - биш йолдызлы. Ләкин Европадагы биш йолдыз белән Төркиядәгесе арасында аерма зур. Алай дисәң, соңгы вакытта Төркиядә дә биш йолдызлы Европаныкыннан бер дә калышмый торган VIP-отельләр барлыкка килде. Ләкин алар күпкә кыйммәт тора. Киңәшебез шул: Европада өч-дүрт йолдызлы белән чикләнергә мөмкин, ә Төркия белән Мисырда «дүртле» яки стандарт «бишле»дән дә кимне сайламагыз.

Ә хәзер үзең белән нәрсәләр алырга кирәклеге турында әйтеп үтик. Беренчедән, һава торышын һичничек күзаллап булмый торган Европа илләре хакында әйтеп тә тормастан, хәтта Африка дәүләте кебек эссе җирләргә барганда да җылы киемнәр (кофта, оекбаш) алу комачау итми. Турфирма менеджерлары чама белән 20 июньгә кадәр көньяк илләрендә температураның тотрыксыз булуын искәртә - көндез 40 градуска кадәр кыздырса, кичен җылылык 15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Июль-август айларында тотрыклы рәвештә эссе була булуын. Шулай да Аллаһ сакланганны саклармын дигән бит.

Су керү өчен кирәк булган әйберләр - купальник, кара күзлек, кояштан саклагыч крем, аяк киеме һәм башкаларны өйдән үк алып бару мәслихәт.

Бераз гына кер юу порошогы тыгарга да онытмагыз. Кунакханәдә сабын белән шампунь гына бушлай бирелә.

Кирәкле әйберләр исемлеген дарулар дәвам итә. Авыртуны баса, температураны төшерә торган сәдәфләр, ферментлар, сорбентларны үзегез белән алыгыз, чөнки отельдә, кагыйдә буларак, табибта мондый дарулар булмый, ә җирле даруханәдән сатып алу кыйммәткә төшәчәк. Ә инде нинди дә булса препаратлар кабул итәсез икән, таможняда проблемалар булмасын өчен, аларны табиб кушуы буенча куллануыгыз турында белешмә алырга онытмагыз.

Һичсүзсез, үзегез белән күпмедер, әйтик, 500 доллардан да ким булмаган күләмдә акча алыгыз - дөнья хәлен белеп булмый. Бернинди хәл булмаганда да экскурсияләргә, күңел ачуларга аерым түләргә туры киләчәк. Сумнарны валютага әйләндереп бару да хәерле - арзангарак төшәр.

Экскурсияләр белән бәйле ялны сайлаган булсагыз, аяк киемегез уңайлы булсын - күп йөрергә туры киләчәк. Өс киеме дә спорт стилендә булса отышлы.

Хәзер инде, бөтенесен белешкәннән соң, юллама алырга йөгерә аласыз. Әйтик, шул ук «Эллада-тур» туристик компаниясенә. Әлеге турфирма 30 елдан артык инде ял итәргә теләүчеләргә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итә. Бүген дә ул дөньяның теләсә кайсы почмагына тур тәкъдим итәргә әзер.

- Бездә һәркемнең зәвыгына, теләгенә җавап бирерлек, акча янчыгына туры килерлек турлар бихисап, - дип сөйли турагентлык директоры Елена Зәйнагытдинова. - Нигездә ерак чит илләр белән эш итә торган күп кенә яшь турфирмалардан аермалы буларак, «Эллада-тур» Россия буйлап та турлар оештыра. Әйтик, Анапа, Сочи, Адлер, Пицунда, Гагра, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Золотое кольцо. Чит илләр буенча да тәкъдимнәр географиясе киң: Төркия белән Мисырдан алып Америка белән Кытайга кадәр. Хәтта Мальдива, Маврикий, Австралия, Бали, Доминикан, Мексика кебек экзотик урыннарга да юлламалар бар. Алар бик кыйммәт, әлбәттә, 50-60 мең сум, ләкин теләүчеләр юк түгел. Америкага турларны сирәк алалар, ләкин еш кына безгә анда виза ачуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Сүз уңаенда әйткәндә, бу - хезмәт күрсәтүнең тагын бер төре булып тора. Без юллама алучыларга гына түгел, теге яки бу илгә кунак буларак яки эш белән барырга җыенучыларга да виза ачабыз.

Мәктәп укучылары өчен төрле турлар, шулай ук теплоходта сәяхәтләр тәкъдим итә алабыз. Океан лайнерларында круизны сирәк - елына берне генә диярлек алалар, ә менә Кама буйлап сәяхәт кылырга теләүчеләр күп.

Без хәтта шәһәр буйлап кына да сәяхәтләр оештырырга әзер - маршруты да, экскурсоводларыбыз да бар, тик менә заказлар гына әлегә юк.

Күреп торасыз, бездә һәркемгә кызыклы тәкъдим табыла.

Елена ФЕДОРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса