90 яшьлек әбинең акчасын һәм телефонын урлаучылар тотылган
Полиция Мәскәү өлкәсеннән килеп, Казанда мошенниклык гамәлләре кылып йөрүчеләрне тоткарлаган.
Алар якташларыбызга 40 мең сумнан артык зыян китергән булганнар.
Гыйнвар азагында 90 яшьлек әбине урамда очратып, 58 яшьлек ике хатын-кыз үзләрен социаль яклау хезмәткәрләре дип таныткан. Әбигә акча алу өчен гариза язарга кирәк дигәннәр. Әби аларны өенә алып кайткан. Аңа тутыру өчен гариза бланкы биргәннәр. Бер ханым әбинең кухняда бланк тутырганын көтеп ишеккә аркылы басып торган, икенчесе шул арада үз эшен эшләгән: әбинең 24 мең сум акчасын һәм кесә телефонын урлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia