Тормыш - яшәеш

9 яшьлек малайны көрт эченнән табып алганнар

Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция 9 яшьлек малайны табып алган.

Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан.

Буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән ерак түгел урында адашкан баланы күрүе хакында полициягә хәбәр итә. Полиция һәм тимер юл хезмәткәрләре буранда биш чакрымнан артык ара узгач кына бакчачылык ширкәтенә илтүче эзләрне күреп алалар. Бераздан көрттә ятучы бала да табыла. Ул хастаханәгә озатылган.

Реклама

Тикшерү барышында баланың әтисе һәм әбисе белән яшәве ачыклана. Көндез ул икенче әбисенә чыгып китә - очраклы машинага утырып станциягә кадәр бара, электричканы көтеп тормыйча, тимер юл буйлап китә һәм адаша.

Тикшерү эше дәвам итә. Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> 9 яшьлек малайны көрт эченнән табып алганнар
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш