82 яшьлек бабай 2 мең сум өчен зыян күргән
22 яшьлек түбәнкамалы кыз кеше талау белән бәйле җинаять кылуда гаепләнә.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Эш болай була. 19 февральдә 82 яшьлек бабай үз гаражына ит алып кайтырга дип китә. Юлда ул таныш кызны очрата (аның әнисен яхшы белә торган була). Кыз бабайга ярдәмен тәкъдим итә. Таксига утырып, алар гараж кооперативына китәләр. Анда сыра эчеп утырганнан соң икесе арасында низаг чыга. Кыз кулына кәтмән ала да, аның сабы белән пенсионерның башына суга. Һәм аның 2 мең сум акчасын алып, җинаять урыныннан кача. Икенче көнне кызны тоткарлыйлар. Ул акчаның бер өлешен хәмер сатып алуга тотарга өлгергән була. Бабай исән, медицина тикшерүе үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа