Реклама
Шушы көннәрдә тагын бер 72 яшьлек әлмәтле мошенниклар корбаны була һәм 110 мең сум акчасы белән хушлаша.
Урамда ике яшь хатын-кыз, ерактан булуларын сәбәп итеп, пенсионер ханымнан кунарга кертүен сорыйлар. Сүз арасында пышылдап кына аның гаиләсенә бозым ясалуын, моның тиздән үлемгә китерү ихтималын әйтәләр. «Дәвалаучылар» бозымны акча ярдәмендә бетерергә мөмкин дигәч, әби аларның фатирына кадәр озата килгәненә бөтен акчасын бирә. Бозымнан "чистарылган", берникадәр вакыт кагылмаска кушылган төргәктәге акчаларының юкка чыкканын аңлагач кына пенсионер кармакка эләгүенә төшенә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хатын-кызларның берсе тәбәнәк һәм ябыграк, кара курткадан, ә икенчесе озын буйлы, тулы гәүдәле, кызыл пальто кигән. Газета укучыларыбызга уяу булырга киңәш итәбез.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы