Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

68 яшьлек Бари Алибасовның улы туган

Бари Алибасовның бәхетле көннәре: аның 29 яшьлек хәләл җефете Виктория малай тапкан. Аңа Иван дип исем кушканнар, дип яза starhit.ru.

Әлеге парның мәхәббәтенә күпләр шикләнеп караса да, алар 2013 елда яшерен генә өйләнешеп куялар. Бу Бари Алибасовның алтынчы законлы никахы була. Продюсерның 30 яшьлек улы әтисенә Виктория акчасына кызыгып һәм карьера өчен генә аның башын әйләндерә дип тәкърарласа да әлеге парлар әле һаман бергә.

Шулай итеп бу шоу-менның никахтагы икенче баласы. Аның шулай ук беренче мәхәббәтендә никахсыз туган кызы - 46 яшьлек Верасы да бар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса