Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Сыеры казанда, штрафы авылда: авыл кешесен мал асраудан кем биздерде?

Телеңне тешләп, дәшми калыргамы, әллә...

Кичен татар авылларында куркыныч тынлык

Кич җитсә, татар авылларына килеп керәсең — дөнья тып-тын. Хәтта куркыныч бер тынлык. Казлар каңгылдавы да, сарык тавышы да, көтүдән кайткан сыерларның мөгрәве дә ишетелми. Элек авыл урамыннан үткәндә аяк астына карап баса идек, хәзер — тротуар, асфальт, ялт иткән, яисә чирәм басып киткән. Хәзер авыл кешесе кич җитсә, мал каршыларга түгел, ә кибеткә бара. Пачкалы сөт, порошоктагы каймак, «химикатлы» эремчек алырга! Авыл кешесе үзе кибет сөтенә калды бит, җәмәгать!


«Авыл халкы ялкауланды, мал асрамый, утырган җирдән субсидия генә көтеп ята!» — дип, йомшак урындыкларында утырып, трибуналардан орышырга бик яраталар түрәләр.

Хезмәт хакын, түгелгән тирне акламый ул мал

Сез авыл кешесенең кесәсенә, аның каты үлчәүгә салынган тормышына күз салмыйсыз шул. Салам, печән, фураж, катнаш азык бәяләре космик дәрәҗәгә җитте бит. Җәй буе печән әзерләгән, кыш буе тирес чыгарган халыктан сөтне ничә тиенгә ала җыючылар? Күп очракта су бәясенә!

Авыл халкы мал асрарга атлыгып тормый

Хезмәт хакын, түгелгән тирне акламый ул мал. Дәүләт ярдәме дигән субсидияләре исә — зур бер кәгазь боткасы. Кануннары шулкадәр катлаулы: аны алыр өчен гади авыл кешесенә түрәләрнең ишек төбен атна түгел, айлар буе сакларга, аннан таптарга кирәк.


Тиреңне агызып, мал үстердең дә ди. Сатарга уйласаң — башыңа яңа таләпләр ишелә. Тавыкка кадәр паспорт ясатырга, сыерның колагына чип сугарга кирәк хәзер. Кануннар һәм штрафлар яңгырдан соңгы гөмбә сыман үсә. Тиресне бакча артына дөрес түкмәдеңме — экологлар килә. Көтүсез калган, иректә йөргән сыерың юл кырыендагы үләнне ашаса — меңнәрчә сумлык административ беркетмә язалар. Электрон дөньядагы «Меркурий» системасы дигәннәре гади фермерның баш авыртуына әйләнде. Түрәләр авылны цифрлаштырдык дип мактаналар, ләкин чынлыкта алар авылны штрафлар белән буалар шикелле тоела…

Авыл халкы да ялкауланды

Әмма авыл халкын да тулысынча яклап булмый, «чеметеп» алырга туры килә. Без үзебез дә уңайлыкка бик тиз күнектек шул. Элек безнең әби-бабайлар, әти-әниләр төнге өчтә торып, кул белән икешәр-өчәр сыер сауды, иртәнге чык белән печән чапты, ай яктысында печән өйде, ялны белмәде, диңгез ярын күрмәде.

Хәзерге яшьләр исә интернетта, социаль челтәрләрдә «авыл тормышын сагындым» дип постлар язып утыра, ә үзләренең бакча уртасында газон үләннәре һәм мангал. Сыер саварга иренәбез, мал карыйсыбыз килми, «ат урынына эшләп сәламәтлекне бетермим» диючеләргә әйләндек хәзер. 
Авылны малсыз калдырып, штрафлар белән кысып, нәсел сыерларын пычак астына җибәреп, ялкауланып нәрсәгә ирешергә телибез соң без? Авылның үзенең милли рухы, җан җылысы, табигыйлеге, сөте, каймагы, ите калмаса, ул авыл булудан туктаячак бит. И-и-и, әллә ниләр әйтердәй булам да, ярамый гына. 

Статистика урынына юмор:

Элек авылда һәр йортта сыер, сарык, каз-үрдәк бар иде. Хәзер исә авыл җирлегендә иң күп теркәлгән җан ияләре — блогерлар, триммер белән үлән чабучылар һәм кибеттән сөт ташучылар. Әгәр мондый темплар белән барсак, озакламый татар балалары сыерны бары тик сөт пачкасындагы рәсемнән генә күрәчәк.

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса