Ачык суда коенганнан соң куркыныч инфекцияләр турында кисәттеләр
Пычрак суда коену күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ачык суда коенганнан соң куркыныч инфекцияләр турында кисәттеләр

Пычранган табигый сулыкларда коену эчәк таягы, ротавирус инфекциясе, амебиаз, энтеровируслар, шулай ук А һәм Е гепатитлары белән зарарлануга китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-терапевт сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, очраклы рәвештә су йотканда даруларны мөстәкыйль рәвештә эчәргә ярамый. Әгәр коенганнан соң күңел болгану, косу, эч авырту, эч китү яки хәлсезлек барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук көчле яңгырлардан соң сулыкка кермәскә, йорт хайваннары белән бергә су коенырга һәм яралар яки башка җәрәхәтләр булганда йөзәргә кирәкми.
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia