Янгынны кисәтү хәерле
балаларны савыктыру лагерьларында мөһим профилактика чаралары үткәрделәр.
Янгынны кисәтү хәерле
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре 65 нче һәм 15 нче янгын сүндерү бүлекләре белән берлектә «Орленок», «Юность» һәм «Солнечный» балаларны савыктыру лагерьларында мөһим профилактика чаралары үткәрделәр.
Биредә балалар һәм тәр-биячеләр өчен биналардан эвакуацияләү буенча мәгълүмати әңгәмәләр һәм практик тренировкалар оештырылды.
Шуны ассызыклап узарга кирәк, лагерьларда мондый өйрәнү эвакуациясе уздыру янгын куркынычсызлыгы системасының мөһим элементларыннан берсе булып тора. Аның төп бурычы – янгын чыкканда учреждениенең балаларның һәм персоналның гомерен һәм сәламәтлеген имин һәм оператив эвакуацияләүгә әзерлеген һәрьяклап бәяләү.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта барлык катнашучыларның эш-гамәлләрен җайга салу һәм күнекмәләрен камилләштерү. Тренировкалар барышында балаларның, тәрбиячеләрнең һәм лагерь администрациясенең тиз һәм куркынычсыз эва-куациягә әзерлеге тикшерелде. Барлык гамәлләр дә оешкан төстә һәм билгеләнгән нормативларга туры китереп башкарылды.
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге әлмәтлеләрне янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә чакыра. Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлыгы.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән «101» телефоны буенча шалтыратыгыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Фото:нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia