Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Ачык тәрәзәләр фаҗигагә китерә

Җәйге чорда, бигрәк тә шәһәрдә, балалар травматизмының һәм үлеменең төп сәбәпләренең берсе – тәрәзәдән егылып төшү.

Әлмәт җирлегендә 29 июньнән алып 5 июльгә кадәр «Тышкы сәбәпләр аркасында үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән атналык» узды. Чара кысасында профилактик чаралар тормышка ашырылды. Әлеге уңайдан табиблар ата-аналардан һәм балалар янында булган барлык өлкәннәрдән тәрәзәләргә һәм балконнарга аерым игътибар бирүләрен сорыйлар һәм балалар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәләр 
Баланы егылып төшүдән ничек сакларга?
Җәй көне тәрәзәләр еш кына ачык тора – фаҗига куркынычы нәкъ менә гадәти көнкүреш ситуацияләр аркасында арта. Шуңа күрә дә өйдә кечкенә балалар булса, тәрәзәләрне ачык калдырмагыз, чөнки игътибарны бер секундка читкә юнәлтү дә бәлага китерергә мөмкин. Олыларның ваемсызлыгы  бала гомеренең соңгы мизгеле булырга яки аны мәңгегә гарип калдырырга мөмкин.
Истә тоту мөһим!
Бүлмәне бала анда булмаганда җилләтегез. Москит челтәрләрне кулланмагыз – балалар аларга таяна, ышанычлы терәк итеп кабул итә, ә аннары егылып төшә.
Бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм егылып төшмәсен өчен йорт җиһазларын тәрәзә яныннан алыгыз. 
Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазларда сикерергә рөхсәт итмәгез.
Балкон яки бүлмә ишекләре пыялалы булганда, алар янына әйберләр өймәгез, чөнки бала абынырга һәм җәрәхәтләнергә мөмкин. 
Тәрәзәләргә блокаторлар яки ачкычлы тәрәзә тоткычлары урнаштыру – баланың тәрәзәне ачуына комачаулый.
Балаларга хәвефсезлек дә-ресләре бирегез. Өлкәннәрен кечерәкләрен карарга өйрәтегез.
Балалар бүлмәсе өчен тә-рәзәләргә аксессуарларны җентекләп сайлагыз. Аерым алганда, кояштан саклану чаралары – жалюзилар һәм рулонлы пәрдәләр асылынып торучы баулар һәм чылбырларсыз булырга тиеш. Бала аларда буталып, буылырга мөмкин.
Балкон – югары куркыныч зонасы. Баланы балконда ялгыз калдырмагыз, хәтта ишек «бер генә минутка ачык» булып тоелса да. Мебельне култыксага куймагыз. Киртәләрнең биеклеген һәм ышанычлылыгын, киң араларның булмавын, барлык элементларның тотрыклылыгын тикшерегез. Балаларны саклагыз: куркынычсызлык өлкәннәрнең гадәтләреннән башлана.
Хөрмәтле әти-әниләр! Уяу булыгыз, балаларны саклагыз һәм беркайчан да аларның үзләрен генә калдырмагыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Фото:нейрочелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса