Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Рейс тоткарланса, акчаны кире кайтарып була

Күптән көтелгән ял сезоны башлану белән меңләгән сәяхәтче диңгез һәм җылы ком турында хыяллана башлый. Әмма ялга юл һәрвакытта да шома булмый, һәм юлда иң еш була торган күңелсезлекләрнең берсе - рейсның тоткарлануы.

Аэропортта озак көтү сәяхәтнең башлануын күңелсезләндерергә һәм җентекләп төзелгән план-нарны бозарга сәләтле.

Яңартылган кагыйдәләр

Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы  2026 елның 1 мартыннан авиа-ташуларның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керүен кабат искә төшерде.

Шуны билгеләп узарга кирәк, әлеге кагыйдәләр пас-сажирларның позицияләрен сизелерлек көчәйтә. Законнар кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән, ком-пенсацияләр һәм хезмәтләр алу процедурасын тагын да үтә күренмәлерәк һәм һәркем файдалана алырлык итә.

Юлдагы мәҗбүри пауза бәлага әверелмәсен өчен, ә кулланучылар үз мән-фәгатьләрен ышанычлы яклый алсын өчен, гамәлләрнең яңа алгоритмын әлмәтлеләргә белеп тору бик мөһим. Белем - ул нервларны, вакытны һәм акчаны сакларга ярдәм итә торган көч икәнен истә тоту зарур.

Кире кайтару хокукы

Әгәр рейс 30 минуттан артыкка тоткарланган икән, сез билетның тулы бәясен кире кайтара аласыз, хәтта ул «кайтарылмый торган» булса да. Моның өчен билет сатып алган урында (ташучыдан яки агенттан) кире кагуны рәсмиләштерергә кирәк.

Түләүсез хезмәтләр

Очып китүне көткәндә пас-сажирларга 2 сәгатьтән соң эчемлекләр һәм 4 сәгатьтән соң кайнар туклану оештыру каралган.  Озакка сузылган тоткарлык вакытында көндез (8 сәгатьтән) яки төнлә (6 сәгатьтән) авиакомпания кунакханә һәм аңа кадәр трансфер бирергә тиеш. 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәрвакытта да ана һәм бала бүлмәләренә керү мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш.

Вакыты чыккан өчен штрафлар

Акчаларны кире кайтарудан тыш, һәр сәгать соңга калу өчен 100 сум штраф таләп итәргә мөмкин, ләкин сумма билет бәясенең яртысыннан артыгы күләмендә булырга тиеш түгел. Искәрмә – форс-мажор яки куркыныч янауны бетерү сәбәбе.

Зыянны каплау

Әгәр тоткарлану аркасында сез өстәмә чыгымнар тотсагыз (мәсәлән, экскурсия өзелү яки башка сәбәпләр), аларны шулай ук авиакомпаниядән чеклар һәм тоткарлануны раслау белән язма рәвештә дәгъва биреп түләтергә мөмкин.

Белгечләр фикеренчә, санап кителгән хокукларны белү уңайсызлыкларны киметергә һәм авиарейс тоткарлану ситуациясендә мәнфәгатьләрне нәтиҗәле якларга мөмкинлек бирәчәк. Сәфәрләрегез бор-чуларсыз һәм күңелле узсын.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса