Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Учак ягу катгый тыела

Коры үлән яну — чын табигать афәте.

Янгын чыгуның бердәнбер чыганагы — кеше-ләрнең җавапсызлыгы.
Күп очракта узган елгы коры үләнне, камылны һәм камышны яндыруның файдасына ышанып ут төртәләр. Коры үлән янгыннары табигый сәбәпләр аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Әмма гомуми сан белән чагыштырганда, аларның өлеше гаять аз.
Табигатьтә ял итү фаҗига белән тәмамланмасын өчен түбән-дәгеләрне белеп торырга кирәк:
 һәр гаиләдә ял вакытында куркынычсызлык чараларын җентекләп уйларга һәм аларны өлкәннәрнең дә, балаларның да тайпылышсыз үтәвен тәэмин итәргә;
 бакча участокларында янгын чыгудан саклану өчен үлән һәм чүп-чар яндырмаска (чүпне тиешле урында җиргә күмү хәерлерәк), әгәр барыбер яндырасыз икән — хәлне, һичшиксез, контрольдә тотарга;
 ял урыннарында сүндерелмәгән учакларны, шырпыларны, тәмәке калдыкларын, пыяла шешәләрне калдырмаска (кояшта алар лупа ролен үти: кояш нурларын бер ноктага җыеп, үләнгә, мүккә һ.б. ут кабыза);
 үлән яндырмаска, кабынган утны караусыз калдырмаска;
 тәмәке калдыкларын һәм кабынган шырпыларны ташлаганчы җентекләп сүндерергә;
 яна торган үлән яныннан битараф үтеп китмәскә, янгынны үз көчегез белән сүндерә алмыйсыз икән — кичекмәстән бердәм диспетчерлык хезмәтенә 112 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Ә. М. Әбүнәгыймова,
15 нче янгын сүндерү бүлеге 
инструкторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса