Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Тандыр бар, авыл ипие кайда?

Бүген шәһәрнең төрле почмагында тандыр исе аңкый

Тандыр бар, авыл ипие кайда?
 Бүген шәһәрнең төрле почмагында тандыр исе аңкый

Мичтә түгәрәк калайга салып пешергән авыл ипиенең, әче камырдан пешерелгән кабартмаларның тәмен күпләр инде онытып баралардыр. 
Таҗик һәм үзбәк кардәшләребез, җиң сызганып, кайнар лепешкаларын (татарчасы юк бугай аның, бәлки көлчәдер) ягъни, икмәкләрен, лавашларын, самсаларын пешереп кенә торалар. Халык та алып тора. Нигә алмасын ди? Кайнар, телеңне йотарлык! Ул көлчәне кулга алу белән, күпләр: «Их, әнинең авыл мичендә пешергән ипие бит бу!» – дип хыялланып куялар.
Тандыр ипиен ашаганда күз алдына авыл миче, мич башында кипкән оекбашлар һәм табада чыжлап пешкән кабарт-малар килә. Рәхмәт инде шул тандырчыларга, безгә балачак истәлекләрен саталар.
Тик монда бер кызык сорау туа: ә безнең үз «бизнесменнарыбыз» кайда соң? Әллә авыл миче чыгару өчен космодром төзү кадәр белем кирәкме? Юк, җәмәгать, хикмәт белемдә түгел. Хикмәт – безнең татар иренүендә һәм «интеллигент» булып кылануыбызда.
Безгә бит мич янында тирләп-пешеп, утын ташып, камыр басып йөрү «түбәнчелек» булып күренә. Безгә костюм-чалбар киеп, галстук тагып, «инновацияләр» һәм «инвестицияләр» турында сөйләп йөрү кирәк. Камыр белән кулны пычратып буламы соң инде?! Аның өчен безнең «шабашниклар» бар бит. Совет заманында да шулай иде: клуб яки ферма төзергә әрмән, әзербайҗан бригадасын яллый идек. Акчасын уртак бүләбез: алар эшли – без «контрольдә тотабыз». Бу схема безнең каныбызга сеңгән: кемдер эшләсен, ә без файдасын күрик.
Бу урында җирле хакимияткә дә бер-ике «җылы» сүз әйтмичә булмый. Безнең түрәләр зур-зур инвестицион проектлар, пыяла биналар һәм Гринвич меридианына тиң форумнар турында сөйләргә яраталар. Алар өчен авыл миче — «үткән заман», артта калганлык билгесе. Әлбәттә, кофе-брейкларда круассан чәйнәү тандыр янында басып торуга караганда заманчарак күренә бит! Сәясәтчеләребез миллилек турында озын-озын нотыклар сөйли, ә халык шул миллилекне тандырчылардан эзли. Хөрмәтле хакимият әһелләре, бәлки «акыллы шәһәр» төзегәнче, кешеләрнең җанын җылыта торган үз милли ризыкларыбызны үстерүгә юнәлеш бирерсез? Әллә безнең кабартмалар «туристик бренд»ка тартмыймы?
Татарстанның һәр районы инде үз брендын тапты: кемдер каклаган казы белән мактана, икенчесе балыгы, өченчесе  балы, катыгы, каймагы белән исемен еракларга тарата. Әлмәт исә велосипед юллары белән дан казанды. Велосипедта йөрү, әлбәттә, файдалы, тик педаль әйләндерергә көч җыяр өчен карынны да тутырырга кирәк бит! Нефть башкаласы үз бренды турында уйланганда, бәлки, велосипедтан төшеп, мич янына килеп басарга вакыттыр? Хәер, дистә елга якын үз икмәк заводы булмаган шәһәрдә халыкның тандыр ипиенә сарылуына ник гаҗәпләнергә? Икмәк заводы  тарих битлегендә калды, ә яңа мичләрне ягарга безнекеләрнең кулы бармый.


Нишләп безнең эшмәкәрләр авыл миче чыгарып, үз милли ризыгыбызны сатуны бизнес итеп күрми? Иренүме? Ипи пешерү – ул көндәлек авыр хезмәт. Ә безгә «җиңел акча» кирәк. Хәтта үз балачагыбызның истәлеген дә башкаларга саттырып карап торабыз.
Шулай итеп, «цифрлы икътисад» һәм велосипед юллары заманында гади авыл ипиенә сусап, чит нокталарда чиратта торуыбызны дәвам итәрбез инде. Тиздән тандырларда чәк-чәк белән гөбәдия дә пешерә башларлар әле. Без исә чиратта басып: «Кара әле, нәкъ безнеңчә пешергәннәр, молодецлар!» – дип баш чайкап, аларны баета барырбыз. Мич башыннан төшеп, үз мичебезне ягарга башыбыз җитмәгәч, чит лавашны чәйнәп сагыш басарга гына кала.

Рәфкать Шаһиев

Фото: Р.Шаһиев, нейрочелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса