Яз көне янгын куркынычсызлыгы
Язгы-җәйге чорда һәр кеше алда торган ялларны зур түземсезлек белән көтә.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә табигатьтә ял итүне план-лаштыра, шулай ук үз бакчаларында, дачаларда, бакча йортларында билгеле бер эш башкарырга ниятли. Кызганыч, кайберәүләр, кар эрегәч һәм кар суы киткәч, янгын куркынычы арта баруы турында оныталар. Коры үләннәрне, дачалар территориясендәге чүп-чарны яндырганда ут белән саксыз эш итү еш кына бәлагә әверелә. Ел саен булган барлык янгыннарның 50% ка якыны нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга.
Язын кар эрүгә былтыргы кипкән үләннәр һәм җыелган чүп-чар күренә башлый. Бу вакытта барысы да территорияләрне җыештырырга керешә.
Коры үлән һәм җилле көннәр янгыннар килеп чыгу өчен уңай фактор булып тора. Мондый янгыннарның сәбәбе еш кына гражданнарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве белән бәйле. Дача сезоны ачылуга коры үләнне, камышны һәм чүп-чарны контрольсез яндыру башлана. Урманнарда янгын чыгуның тагын бер сәбәбе – сүндермичә ташланган тәмәке төпчеге булырга мөмкин. Төзек булмаган электр үткәргечләрне, җылыткычларны эксплуа-тацияләү һәм электр челтәренә артык күп йөкләнеш бирү – болар барысы да торак йортта янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.
Өмәләрне уздырганда тырма, көрәк, сулы чиләк кебек беренчел янгын сүндерү чараларына ия булырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Балаларга шырпы белән шаярырга рөхсәт итмәгез. Сүндерелмәгән шырпыларны һәм тәмәке төпчекләрен коры үләнгә ташламагыз. Урманда ачык уттан файдаланмагыз. Ял беткәч, пыяла савыт-саба калдырмагыз, ул кояш нурыннан кызып, коры үсемлекләргә ут кабып китү ихтималы бар.
Янгыннарның сәбәпләрен исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез һәм үзегезгә артык мәшәкатьләр һәм күңелсезлекләр өстәмәгез. Ут ачык территорияләрдә, бигрәк тә җил булганда, бик тиз тарала.
Янгын чыккан очракта аны сүндерү чараларын күрегез. Янгынны үз көчгез белән сүндерә алмасагыз, куркынычсыз урынга китегез һәм аның турында шунда ук янгын хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
Э.Р. Янчук,
15 нче янгын бүлеге инструкторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia