Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне янгыннардан кисәтәләр

Куреынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз.

Исегездә тотыгыз! Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы
Шәхси һәм күп фатирлы торак йортларда куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмау мөһим. 
Күпчелек очракта янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.
Бәла-казаларны булдырмас өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә тәкъдим ителә:
Сүнеп бетмәгән тәмәке төпчекләрен, пыскып яткан шырпыларны чүп чиләгенә ташламаска.
Йортта, подвалда, сарайда, караватта тәмәке тартмаска киңәш ителә.
Җиңел янып китүчән материаллар булган биналарда ут кабызырга кирәкми.
 Шәмнәрне япма, плед, штора, сөлге тирәсендә урнаш-тырырга ярамый.
Подвалларда эретеп ябыш-тыру эшләре алып бармагыз.
Кухняда янгын куркы-нычсызлыгы режимын саклау аеруча мөһим. Тиз кабынып китәргә мөмкин булган башка текстиль предметлар, тоткычлар, сөлгеләр һәм башка тукыма зонасын пычратырга киңәш ителми.
Гаиләдә бер үк вакытта кер юу машинасын, тостерны, компьютерны, телевизорны, тузан суырткычны, микро-дулкынлы мичне һәм башка электр приборларын тоташтыру киңәш ителми. Бу электр челтәре йөкләнешенә авырлык тудыра. Изоляция кызып китәргә мөмкин. Бу котылгысыз рәвештә өйдәге янгынга китерә.
Исегездә тотыгыз! Янгыннан саклануның төп ысулы - аның сәбәбен булдырмау. Әгәр янгын килеп чыкса, 101 яки 112 номерын җыегыз (кәрәзле һәм стационар телефоннан - бушлай шалтырату). Үзегезнең куркынычсызлыгыгыз турында кайгыртыгыз: автоном янгын хәбәрчесе һәм янгын сүндерү җайланмасы сатып алыгыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. Шуның белән сез тормышыгызны, торагыгызны, мал-мөлкәтегезне саклап калырсыз.

Н.В. Гарипов, 
15 ПЧ инструкторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса