Татар теле яшьләр тормышында: оныту юк, киләчәк бар
Яшьләр арасында туган телне саклау хәзерге вакытта аеруча актуаль.
Соңгы вакытта еш кына шундый күренеш күзәтелә: яшьләр татар телен аңлыйлар, ләкин сөйләшмиләр. Татар теле бүгенге яшьләр телендә сирәгрәк яңгырый. Ни өчен шулай була? Мондый шартларда татар теленең хәле нинди? Аның киләчәге бармы?
Соңгы елларда татар мохиты шактый руслашты. Социаль челтәрләрдә рус теле өстенлек иткәнгә һәм көндәлек аралашу күбесенчә рус телендә булганлыктан үсмерләр һәм яшьләр русча сөйләшергә күнегә. Нәтиҗәдә, хәтта татар гаиләләрендә дә, еш кына туган телдә түгел, ә рус телендә аралашу күренеше күзәтелә. Русча сөйләшү җиңелрәк һәм гадәтирәк кебек тоела. Ләкин мондый гадәт акрынлап татар телен оныта башлауга китерә. Тел кулланылышына шәһәр мохиты да йогынты ясый. Хәтта элек-электән татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә дә татарча сөйләшүчеләр саны 50–60 % артмый. Татар теле көндәлек кулланылышта да сирәгрәк яңгырый. Әгәр авылларда татарча сөйләшү гадәте әле дә сакланса, зур шәһәрләргә укырга киткән яшьләр еш кына рус телле мохитка эләгәләр. Тик, ни кызганыч, хәзер күп кенә татар авылларында да балалар, яшьләр үзара рус телендә аралаша. Моннан тыш, кайбер яшьләр туган телдә сөйләшергә ояла. Моның сәбәбе — телне камил белмәү. Күп кенә татар гаиләләрендә үскән балалар бүген татарча сөйләшкәндә «абыналар», сүзләрне таба алмыйча рус теленә күчәләр.
Татарстанның төрле районнарында яшәүче татар гаиләләреннән булган 15–20 яшьлек яшьләр белән аралашып, кыскача социологик күзәтү үткәрдек. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, гаиләләрнең 20% да гына яшьләр өйдә татарча аралаша. Бу сан, билгеле, зур түгел.
Бу фактлардан чыгып караганда, бүген татар телен саклауның әһәмиятен кешеләргә искәртү аеруча мөһим. Татар мәдәнияты — проза, поэзия, тарих һәм фольклор — гаять бай һәм күпкырлы. Ул халкыбызның тарихын, кыйммәтләрен һәм рухи дөньясын матур, моңлы тел аша буыннан-буынга җиткерә. Татар теле үзендә иң нечкә хисләрне дә, тирән фикерләрне дә җиткерә алу сәләтенә ия. Туган телне буыннан-буынга тапшырып, без бөтен бер халыкның мәдәниятын һәм тарихын саклыйбыз.
Татар телен яхшы белү башка төрки телләрне дә җиңелрәк өйрәнергә ярдәм итә. Татар телен онытырга ярамаганлыгын бүгенге яшьләр акрынлап аңлый башладылар. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятын популярлаштыручы блогерлар күбәя. Алар үз мәйдан-чыкларында татар телендә контент ясап, милли мәдәнияткә игътибарны арттыра.
Яшьләр арасында татар эстрадасына кызыксыну да арта бара. Зумерлар (ягъни 90 нчы еллар уртасыннан алып 2010 ел башына кадәр туган буын) туган телне өйрәнүгә игътибар бирә башладылар. Татар фольклоры яңадан популярлык казана, татар менталитеты бүген дә яши, милли кыйммәтләрне саклап килә. Туган телен оныта башлаган яшьләр бүген аны яңадан өйрәнергә омтыла.
Мәдәният югалмый — ул яшь буын белән бергә үсә һәм үзгәрә. Татар теленең киләчәге дә нәкъ менә яшьләр кулында.
Айзилә Кәлимуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia