Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Аптырарсың, кыш көне кар ява, суыта

Быел кыш һәрвакыттагыча көтмәгәндә килде. Уйламаганда күп итеп кар яуды, артык салкын булды.

Бөтенесе көтмәгәндә... Һәрвакыттагыча. Халык кар күплектән, юллар чистартылмаудан зарлана. Түрәләрне сүгә. Аларны да аңларга була. Түрәләр эшче куллар җитеп бетмәүгә сылтый, халыкны сабыр булырга чакыра. Аларны да аңларга була. Түрә, җитәкче дигәч тә, күп хезмәт хакы алсалар да, күктән яуган карны да, зәмһәрир суыкларны да туктатырга көчләреннән килми әлегә.
Ләкин, «пәри башка, җен башка» дигәндәй, хикмәт монда бүтәндә. Чөнки үзәк урамнарны бик тиз чистартып, тәртипләп торалар. Сүз ишегаллары турында, йотлардагы җылылк, тәртип турында. Чөнки торак- коммуналь хуҗалыгына караган идарәче компанияләрнең күбесе үз эшләрен намус белән эшлиләр дип булмый.
Алдагы саннарның бер-сендә без «Алсу» идарәче компаниясенең үз эшенә салкын каравы, Ленин урамындагы 110 нчы йортның подвалында кайнар су агып ятуы турында язган идек. Бу хакта «ЮВТ» каналы да күрсәткән иде. Тик барыбер безгә, подвалда хәлнең торышын карарга рөхсәт итмәделәр. Фатирларда, подъездда дым исе бетәргә өлгерми, бер атнадан подъездда, баскыч мәйданчыгында өстән шапордап су ага башлый. Ә урамда 30-35 градус суык вәгъдә итәләр. Подвалдагы тишелгән торбаны, түбәдәгесеннән алып ясаган булнаннар күрәсең?! «Чөй өстенә тукмак – әниләр дә килде» дигән кебек, бик авырлык белән генә ябыла торган подъезд ишеге дә инде бөтенләй ябылмый торганга әйләнгән. Урамда суык. Ә бит торак-коммуналь хезмәте җитәкчеләре аз алмыйлар акчаны. Түләү квитанциясендәге сумманың кайчан нәрсәгә арттырганнарын да тиз генә белеп-аңлап бетерә торган түгел. Ул йортны кышкылыкка кабул итеп алганда кемнәрдер кул куйган бит, әзерлекне күз йомып тикшергәннәр. Ишекнең ачык торуы турында хәбәр итеп торсалар да, селкенүче булмый. Нәтиҗәсе – подъезддагы җылыту системасы суыкта ярылып эштән чыккан. Кайнар су юк, җылылык туктатылган, прокуратура килгән, идарәче компаниянең директорын эшеннән алганнар. Я, шуннан? Бу әле 20 ел элек кенә кулланышка тапшырылган йорт. Ә 40—50 ел элек төзелгәннәрдә ничек 
икән?
Берәр нәрсә булса, иң күп ришвәт алучылар табиблар белән укытучылар дип төкерек чәчәләр. Дөрес укол ясамаган, диагнозны дөрес куймаган, һ.б.дип гаеплиләр. Әйе, әйбәт түгел андый ялгышлар, андый караш. Ләкин бит табиб, дәвалаганда, сине «сүндереп» торып дәваламый. Начармы-яхшымы, синең бөтен җирең эшләп торган хәлдә сиңа ярдәм итә. Я булмаса укытучы. Бер фәнне үзләштерүне туктатып, икенче фәнгә синең акыл-зиһенеңне борып җибәрми. Барысы да бергә. Һәм без аларны әле нидәндер гаепләргә сәбәп, көч табабыз. Бөтен халыкка фаш итеп рисвай итәргә тырышабыз, никадәр көчебез җитә, шулкадәр мыскыл итәбез. Шулай итеп ул һөнәр ияләренең бәясен түбән төшереп бетерде җәмгыять. 
Ә торак-коммуналь хуҗалыгы системасында һаман да әллә ни алга китеш күренми. Бөтенесе һич уйламаганда, көтмәгәндә. Гадәттәгечә.
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса