Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Бәла аяк астында...

Февраль аеның һава торышы тотрыксыз – я тоташ кар ява, я бик каты суыта, ә икенче көнне җылыта. Бу үз чиратында кешеләрнең юлларда йөргәндә имгәнүләренә сәбәпче була.

Статистика буенча, кыш көне травмалар алуның төп сәбәпчесе – гадәти ашыгу тора. Күпләр кар астында боз булуын абайламый кала, шулай итеп егыла, төрле җәрәхәтләр ала. Моннан тыш, җәрәхәтләрнең күбесе җәмәгать транспорты белән бәйле. Чөнки автобус, троллейбуска кергәндә яки аннан чыкканда, егылучылар шактый. Кышкы чорда бозлавык белән бәйле имгәнүләрдән сак булырга киңәш итә табиблар. 
– Кыш көне иң еш таралган җәрәхәтләр – бәрелеп имгәнү һәм сынулар. Алар еш кына, кешенең кулын алга куеп, бөтен гәүдәсе белән егылуы аркасында була. Хатын-кызларның биек үкчәле аяк киеме киеп йөрүе дә бу ситуацияне катлауландыра. Шуңа күрә дә һава торышы тотрыксыз, юллар тайгак булганда урамга үкчәсез, асты таймый торган аяк киеме белән чыгарга киңәш итәбез. Мөмкинлек булганда, аяк киеменең табан астына махсус җайланмалар куярга да мөмкин, йөргәндә вак-вак атлап хәрәкәт итәргә кирәк. Егылудан котылып калып булмаса,  егылу биеклеге мөмкин кадәр азрак булсын өчен чүгәләргә  тырышырга кирәк. Авыш өслекләрне урап китәргә тырышыгыз. Иң мөһиме - егылганда башны сакларга тырышыгыз, чөнки иң авыр җәрәхәтләр  баш мие җәрәхәтләре. Бу киңәшләрне балаларга да ишеттерү зарур.  Балага бозлавыкта акрын, кыска адымнар белән бераз тезләрне бөкләп барырга кирәклеген аңлатырга кирәк.  Егылганда оешып янга егылырга кирәк. Егыла торган кулны бөкләп, терәкне куяргә кирәк. Аркасына егылганда, иякне күкрәккә кысарга һәм кулларны мөмкин кадәр киңрәк җәяргә кирәк. Әгәр бала имгәнгәннән соң хәлсезлек, агарыну, күңел болгану яки косу барлыкка килсә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз һәм ул килгәнче зыян күрүчегә тулы тынычлык тәэмин итегез. Бу баш мие селкенүе булырга мөмкин.Үсә барган баш авырту, дезориентация, сөйләмнең тотрыксызлануы, кинәт ис сизү сәләтен югалту, сулыш ритмы бозылу – эчке кан китү һәм гематома үсеше ихтималы барлыгын күрсәтә. Якты бүлмәдә күз бәбәкләренең симметриясез киңәюе, бер бәбәк зур, ә икенчесе тар булганда,- бу җәрәхәтнең җитдилеген күрсәтә торган тагын бер сигнал. Тагын бер еш кышкы җәрәхәт – күз җәрәхәте. Күзенә кар эләккән очракта, баланы һичшиксез офтальмологка күрсәтергә кирәк, – дип аңлатма бирә травматологлар. Белгечләр шулай ук  тюбинглар белән идарә итеп булмаганын,  шуңа күрә бала агачка бәрелергә яки әйләнеп төшәргә мөмкинлеген дә искәртәләр. Аларның киңәшләренә колак салыйк – куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик һәм сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк. 
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса