Әлмәт прокуратурасы инвалид балага махсус җиһазлар алырга ярдәм итте
Әлмәт прокуратурасы махсус медицина эшләнмәләренә мохтаҗ инвалид баланың хокукларын яклады.
Әлмәт прокуратурасы инвалид балага махсус җиһазлар алырга ярдәм итте
Әлмәт прокуратурасы махсус медицина эшләнмәләренә мохтаҗ инвалид баланың хокукларын яклады. Малайга 2023 елда ук электр идарәсе һәм күтәрү системасы белән махсус карават билгеләгәннәр. Бу девайслар аның организмының нормаль яшәве өчен кирәк.
Бала әлегә кадәр кирәкле җиһазлар алмаганга, прокуратура судка Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгын малайны бу предметлар белән тәэмин итүне таләп итеп мөрәҗәгать иткән.
Суд прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia