Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

10 декабрь – Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне

Бу көнне игелекле эшләргә багышлау өчен менә дигән сәбәп.

Хуҗасыз этләр, мәчеләр приютына барып, андагы хезмәткәрләргә булышу, андагы хайваннарны карау-ашату белән көн үткәрергә, хуҗалык кураторларына ярдәм итәргә, авыручы хайваннарны клиникага илтергә яки акчалата ярдәм итәргә мөмкин. Приютларның күбесе бары тик иганә акчасына гына көн күрә. Һәм шуны онытмасак иде - хуҗасыз хайваннар үзләреннән-үзләре барлыкка килми, хуҗасыз калган җан ияләре өчен һәрвакыт кешеләр җаваплы.
Бүгенге һава торышы шартларында әлеге тема кыргый җәнлекләр тормышы өчен аеруча актуаль. Кыш көне кар капламы булмау куяннарга бигрәк тә авыр: йоннарының ак төсе (ул аларга карлы чорда маскировка булып хезмәт итә) карсыз көннәрдә аларга ерткычлардан саклануны кыенлаштыра. Моннан тыш, кар булмау аларны табигый ышык урыннарыннан мәхрүм итә – куяннар, гадәттә, көрт эчләрендә сыену урыны табалар, ә карсыз аларның ерткычлардан да, салкыннан да сакланыр мөмкинлекләре юк. Һәрбер җәнлек кышка үзенчә әзерләнә: керпеләр запас җыялар һәм йокыга талалар, тиеннәр чикләвек җыеп яшерәләр һәм куышларын җылыталар, аюлар, май туплап, өннәрендә кышлыйлар, бурсыклар һәм байбаклар да май туплыйлар һәм ояларында йоклыйлар, кондызлар буаларны ныгыталар, ә ондатралар су үсемлекләренә елышалар. 
Кышкы чорда хайваннарның һәм кошларның салкынга ничек әзерләнүләре һәм биотөрлелекне саклау өчен нәрсәләр эшләнүе аеруча мөһим. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәт-кәрләре, урманчылар гомуми кулланылыштагы аучылык биләмә-ләренә һәм аеруча сакланулы табигать территорияләренә экологик сукмаклар әзерлиләр, җимлекләр элеп куялар, тозлыклар куялар һәм азык салалар. 
Кыргый җәнлекләр өчен төп куркынычлар булып браконьерлык, урманнарны кисү һәм табигатьне пычрату аркасында яшәү урыннарын җимерү тора. Урманга чүп-чар чыгарып түгүне тыю, җәнлекләрне куркытмау, Кызыл китапка кертелгән төрләрне юкка чыгармау өстендә зур эшләр башкарыла. Әйләнә-тирә мохитка һәм тереклек дөньясына булган игътибарыбызны югалтмаска,  мәрхәмәтлерәк булырга тырышсак иде.  

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса