Нигә бүген «Слава труду!» түгел?
Элек «Хезмәт маймылны кеше иткән» дип аңлаталар иде. Ә хәзер «Хезмәт маймылны арыган маймыл ясаган» диләр. Әлбәттә бу шаяру. Тик шулай да... Бүген берәүнең дә физик эш башкарасы килеп тормый.
Нинди генә заманча техно-логияләр, яңа техникалар, ясалма фәһем булмасын, икмәкне үстерергә, ипине пешерергә, басуларны сөрергә, игенне чәчәргә, сыерларны саварга, малларның асларын чистартырга, авыруларны дәваларга, балаларны укытырга, буровойда эшләргә, тиешле торбаларны эретеп ябыштырырга, өзелгән электр чыбыкларын багана башына менеп ялгарга кирәк. Боларны бит кеше эшли. Ләкин бүгенге яшьләрнең андый эшләргә барасылары килеп тормый. Хезмәт урыннары уңайлы, хезмәт хакы югары дип әйтсәләр дә «мактаулы, дәрәҗәле» эшче һөнәренә чиратка басмыйлар. Советлар Союзы чорындагы кебек «Хезмәткә дан! – Слава труду!» дигән лозунглар заманы узды. Алар урынына башка төр рекламалар яңгырый.
Ә нигә соң бүгенге бала-ларның, яшьләрнең эшлиселәре килми? Нинди заман булуга карамастан эшләмичә булмый бит. Әллә без генә шулай уйлыйбызмы? Хәзер ата-аналар да, җәмгыять тә ничек тә баланы физик эш белән тәрбияләүдән читләштерә кебек. Балага үзе укыган сыйныф идәнен юарга, мәктәп тактасын да сөртергә ярамагач, алга таба ул ни рәвешле эшкә өйрәнә икән? Инде бит авыл җирләрендә дә мал асрамыйбыз, печән чапмыйбыз, утын кисмибез. Бәрәңге бакчасының кулъяулык кебек бер почмагына гына бәрәңге утыртабыз. Калган җирендә печән-үлән үсә. Аны чабып кая куярга, кемгә бирергә белмисең. Чөнки мал булмагач, берәүгә дә кирәкми. Сүз дә юк, халык авыр физик эштән әкренләп арынып бара. Бу бик яхшы. Ләкин бит барыбер ниндидер эшкә өйрәнү кирәк. Эшкә, эш кешесенә мәхәббәт тәрбияләргә.
Һәркемнең бай, матур яшисе килә. Эшләмичә генә акчаны да күп аласы. Һәм моңа өйрәтәләр дә. «Конфликтлы хәлләрдән чыгу», «Ничек итеп уңышлы кеше булырга», «Үз хисләреңне ничек итеп дөрес чагылдырырга», һ.б. шуның ише тренинглар бар бит. Менә шулар турында тузга язмаган әйберләр сөйләп тә яхшы гына акча эшләп булгач, ник бүгенге заман кешесе сыер тизәге чистартып, сыер савып йөрсен. Ничек кенә чиста, ничек кенә уңайлы булмасын, аның бит исеме сыер фермасы, үзе сыер савучы. Иң матур итеп, культурный итеп әйткәндә дә «оператор машинного доения»! Һичюгы челтәрле маркетинг вәкиле, ягъни «челтерәвек», яисә бәйрәм ясап, күңел күтәрүче аниматор була ул, «ниндидер бер» тракторист, комбайнер, сыер савучы, бораулау операторы булганчы. Кара нинди матур яңгырый: «Челтәрле маркетинг вәкиле!», «Аниматор!» Бу инде сиңа төнге сменада ипи пешерүче дә, өстәлеңдә каймак, сөт булсын дип сыер савучы да түгел. Бу маркетолог! Ә бит безнең кашык басып торырлык куе авыл катыгы, авыл каймагы, хуш исе килеп торган кайнар ипи ашыйсы килә! Карагыз, без инде күптәннән ананаслы, бананлы пироглар ашамыйбыз, ә шәхси эшмәкәрләр пешергән балан, шомырт бәлешләрен, кыстыбыйларны сатып алабыз. Без артык тәмле, баллы «экзотика»дан туйдык шул. Безнең әбиләребез, әниләребез пешерә торган бәлешләрне ашыйсы килә башлады. Үз бакчаңнан, әрәмәдән, урманнан җыйган балан, шомыртлар тансык. Ә аны үстерергә, җыярга, пешерергә кирәк.
Ә нигә соң бүген бер дә кеше ышандырырлык итеп хезмәтне данлаган реклама юк? Булганы да ул сүзләрнең хаклыгына шик уята торган.
Мәдәни һәм тарихи контекст-тан чыгып караганда, Советлар Союзы вакытында «Хезмәткә дан!» лозунгы илдәге халыкларны берләштерүче һәм милли горурлык символы иде. Бүгенге көндә бу тарихи символ булып калды, ә аның урынына хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күрсәтә торган яңа символ һәм идеяләр һаман да үз югарылыгын ала алмыйлар.
Гомумән алганда, вакыт үтү белән җәмгыятьнең үз кыйммәтләре, идеаллары һәм максатлары үзгәрде. Советлар вакытында хезмәтне зурлау һәм аңа хөрмәт белән карау төп идеология булса, бүген кеше кыйммәтләре, уңайлыклары һәм мотивацияләре башкача. Икътисади шартлар, мәдәни аспектлар һәм тарихи контекстлар да үзгәргәнгә, бу лозунгларның популярлыгы кимеде, алар хәзер күбрәк тарих кебек кабул ителә.
Ә барыбер ипи ашыйсы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia