Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Ә авылларда хәзер каз өмәсе... булырга тиеш иде

Әллә ниләр әйтердәй булам да... Кайчандыр шундый җыр бар иде, аны хәтта җырлыйлар да иде әле.

Хәзер инде өмәләр юк. Булса да, сирәк, булса да, башка өмәләр, театральләшкән. Казлары да шулай. 
Ә бит бар иде заманалар, һәр йортта икешәр оя каз асрарлар иде. Җәй башында әби-чәби, бала-чага каз бәбкәсе саклый. Аннан җәй көне су буе тулы казлар булыр иде. Бала-чага белән шунда бергә су коенып, канат ныгыта иделәр. Һәм көзен, элеккечә әйтсәк, октябрь бәйрәмнәрендә башлана иде каз өмәләре. Юк, элек хәзерге кебек 50 не дә, 100 не дә суймыйлар иде. Булса ике ояга иң күбе 20 булгандыр, әле алай ук та булмый. Тик бу һәр йортта, һәр хуҗалыкта. Инде эре мал асырарлык рәте булмаган ялгыз әбиләр дә каз үстерәләр иде. 
Өмәгә туган-тумача, күрше-күлән, дус-иш җыела. Ун казы булса, ул инде өмә үткәрә. Әниләр әле фәлән апаларга каз өмәсенә баралар, әле төгән апаларга. Кәҗәсе түгел, мәзәге, дигәндәй, хикмәт бит 100 әр каз йолкуда түгел. Ә аның гади генә рәхәт кенә бергә җыелып сөйләшеп, аралашып эшләүдә. Гомумән, өмә бит ул үзе туган-тумачаны, дус-ишне, күрше-тирәне берләштереп, дуслаштырып торучы иде. Уртак ризык җыю, күмәк эшнең ләззәтенә сөенү, күршеңнең маллы-сыйлы булуына шатлана белү. Үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәтү, белмәгәнне өйрәнү.
Шау-гөр килеп каз йолкыйлар, көлешәләр, җырлашалар. Бала-чага кулларын пешерә-пешерә каз тәпиен, кемдер кайнар суга тыгып пешекләп баш чистарта. Өйдә әби булса, бала-чага белән көлгә бутап каз куыгы чистарта. Рәхәт, һай рәхәт тә соң. Рәхәт иде дә соң...
Аннан тотыналар эчен алырга.. ул да булмый, китәләр чишмәгә каз юарга. Берсе алар артыннан чишмәгә кадәр юл читенә сыдырган каз каурыйлары сибеп бара. Имеш, икенче елга да казлары күп булсын. Су буена төшә торган тар сукмакның читләрендәге аклы-күкле каз мамыкларын җил очыртып әллә кайларга алып китә. Экология дә бозылмады, кош гриппы да булмады. 
Ул да булмый бөтен авыл өстенә ачыга изеп каз маенда гына пешкән коймак исе тарала. Кая авылга, бөтен районга таралгандыр әле. Хуҗа апаң өмәчеләрне шулай сыйлый. Салкын чишмә суында күшегеп, каз тәпие төсенә кергән өмәчеләрнең кулларында кайнар коймаклар бии. Мәтрүшкәле сөтле чәй. Беркемгә беркем телефоннан шалтыратмый, беркем телефонга багынып ватсап карап, смс язып утырмый. Барысы да чын, барысы да табигый. Гомер буе күргән, белгән кешесе белән рәхәтләнеп, сөйләшеп, эчләрен бушатып, яңа гайбәткә урын ясап, әдәп белеп таралышалар. 
Мин «ничек уйлыйсыз, ник хәзер кеше үзе каз асрап, бәбкә үстереп өмә ясамый икән?» дип кайбер танышларымнан сорашмакчы булган идем. Кыек атып туры тиде бугай, сорашучыларның күбесе я үзе, я аларның танышлары каз асрый икән. Сүз дә юк, алар инде, 5 не, 10 ны гына түгел. 50 ләп тә 100 ләп. Әйе, бу кадәрлене каз утыртып, йомырка карап чыгарып, үстереп булмый. Монда инде фәлән айлыкны алып, ашатып, симертеп уптым-илаһи суеп башкарырга да, аткарырга кирәк. Әйтергә генә җиңел, әйе бит. Әле бит теге районда карантин, бу районда карантин. Имеш суга төшермә, урамга чыгарма. Күгәрченнән, чәүкәдән һ.б. кошлардан грипп йога. Теге вакытта грипп та булмаган, әллә бик «слабый» булып безнең каз-үрдәкләр бар дип тә белмәгән аларны. Буталды дөньясы.. бутадылар... Сүз дә юк, өмәсез булмый инде. Ну ул өмәләр дә хәзер инде башкача, заманча. Чиләгенә күрә капкачы инде. Театр уйныйбыз әзрәк. Я үзебез өчен, яки телевидение, я безнең ише «гәзитчик» килә дисәләр. Анда инде клубтагы бәби итәкле күлмәкләр, чигүле алъяпкычлар хутка китә. Көянтәләр дә табылса, гел дә була. Юк, бу кемнедер гаепләү түгел, бу яшь аралаш көлү, бу чынбарлыгыбыз. Без бит хәзер барыбыз да театр уйныйбыз. Тамаша-шау-шу ясыйбыз. Күрегез, карагыз, лайк куегыз. Теләсә нәрсә язып булса да шулар астына язып куегыз. Безне шулар белән бәялиләр, бездә башкача булмый. Шундый лайк җыя торган тамашалар янында Әлмәт театры, Камаллар «отдыхает».
Ә каз өмәләре бар бит, була торсын. Алдагы саннарда без күпләп каз үстереп, каз үстермичә каз ите ашарга яратучыларны сыйлаучылар турында язарбыз әле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса