Көзге салкын көннәр башлану белән сөрем газы белән агулану очраклары арта
Суыктан качып кешеләр йорт-фатирларындагы тәрәзәләрне бөтенләй ачмый башлыйлар.
Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен, вентиляция юлы, җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил дә яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә. Сөрем газы белән агулану үлемгә дә китерергә мөмкин. Күзгә күренми торган бу газдан иң беренче чиратта иске фондта яшәүчеләр зыян күрә. Шуңа күрә дә аларның фатирларындагы котелларны һәм газ колонкаларын ешрак тикшереп тору зарур.
Узган атнада Толстой урамындагы 4 нче йортка «ашыгыч ярдәм» бригадасы килгән иде. Биредәге бер фатирда сөрем газы белән агуланган ике бала хастаханәгә озатылды. Әлеге очрак турында «Әлмәтгаз»ның авария-диспетчерлык хезмәтенә табиблар шалтыратып хәбәр иткәннәр. Тикшерү барышында вентиляция һәм төтен каналларында, тәрәзәләрдә дә тарту булмавы ачыкланган. «Ильмар» җәмгыяте мәгълүматлары буенча июнь аенда төтен чыгу юллары тәртиптә булган. Татарстан торак инспекциясе оешма әйткәннәргә ышанмый, чөнки әлеге оешмага карата аларның элек тә дәгъвалары бар иде. Күптән түгел шушындый ук очракны караганда тикшерүләрнең формаль рәвештә үткәрелгәнлеге ачыкланган булган. Бүгенге көндә газ хезмәте һәм «АСЦЖ» идарәче компаниясе тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен прокуратура тикшерә.
– Газ приборларының әйбәт эшләве һәм сөрем газын фатир бүлмәләреннән чыгару өчен саф һава кирәк. Күп фатирлы йортларда вентиляция системасы табигый сәбәпләр аркасында проектлана, ул даими рәвештә фатирлардан вентиляцион каналлар аша һаваны тартып алуны һәм чыгаруны тәэмин итә. Шул ук вакытта торак йортларның заманча конструкцияләре һава керү клапаннары булмаган пластик тәрәзәләр, резин уплотнительле герметик керү ишекләре белән җиһазландырыла, шуның нәтиҗәсендә һава килү һәм чыгу юллары арасында баланс бозыла. Еш кына пластик тәрәзәләр һава керү клапаннары белән җиһазландырылса да, гражданнар кышкы чорда аларны ябык хәлдә тоталар, вентиляция тишекләрен каплыйлар, вентиляторларны сүндерәләр, ә бу исә, үз чиратында, һава агымының бозылуына китерә. Әгәр дә фатирда вентиляция бозылган һәм, әйтик, плитә кушылган икән, иртәме-соңмы сөрем газы концентрациясе кискен булачак. Газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык өчен яңа һава агымын мәҗбүри рәвештә тәэмин итәргә кирәк, мәсәлән, форточкаларны ачарга. Төзек булмаган газ приборларын кулланмаска, вентиляция тишекләрен чит предметлар белән ябарга ярамый. Әлеге чараларны гадәткә кертеп, үзебезне, якыннарыбызны сөрем газы белән агуланудан саклап, тормышыбызны куркыныч астына куймасак иде, – дип кисәтә әлмәтлеләрне «Әлмәтгаз» хезмәткәрләре.
Газ хезмәтендә эшләүчеләр соңгы вакытта фатирларга керә алмауларыннан да зарланалар.
– Безне мошенниклар дип уйлап та кертмиләр хәзер. Киңәшләргә дә колак салмый башладылар. Элек тәрәзәләр агачтан булганлыктан, тишекләрдән һава йөреп тора иде, хәзер бар да пластик - халык сейф эчендәге кебек утыра бит. Газ белән эш иткәндә тәрәзәләр микроҗилләтүдә торырга тиеш, югыйсә. Алай гына да түгел, күпләр хәзер бүлмәләрендә заманча ремонт ясаганда вентиляция урыннарын обой яки плитә белән ябыштырып куялар. Аннан соң һава юк дип зарланалар. Йортта яки фатирда һава җитмәгәнлеген газ тоташтырганнан соң ялкынның кызгылт төс белән януыннан ук чамаларга була. Һава җитәрлек булганда ялкын чиста зәңгәр төстә була. Вентиляциядәге тарту көчен гади кәгазь бите куеп тикшерергә була. Куйгач, кәгазь ябыша икән, димәк бар да тәртиптә, – дип киңәшләрен бирде шәһәрнең газ хезмәте белгечләре.
Табиблар исә сөрем газы белән агулануның беренче билгеләрен атадылар. Бу - күз күреме, ишетү начарлану, маңгай эчендә җиңелчә авырту, баш әйләнү, чигә турысында тибеш сизелү, хәрәкәт координациясе һәм фикерләү сәләте бозылу. Алга таба - вакыт чамасын югалту, косу, аңны югалту. Мондый симптомнар булганда кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Аны көткәндә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү зарур. Зыян күргән кешене саф һавага алып чыгарга, үзең дә агуланмас өчен тиз хәрәкәтләнергә, кулъяулык яки марля аша суларга кирәк.
Белгечләрнең киңәшләрен тотып эш иткәндә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш. Яшәгән фатирларыбызны, йортларыбызны даими тикшереп, җилләтеп торыйк, барыбыз да исән-сау булыйк!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia