Сабак яндырам дип зыян китермә
Халык гадәттәгечә ишегалларын, бакча-дачаларын, каралты-кураларын тәртипкә китерә башлый, бәрәңге сабагы, корыган ботаклар яндыра.
Җыелган чүп-чарны чыгарып түксәләр ярый, ләкин күпчелеге «соңыннан түгәрбез әле» дип шунда өеп калдыра. Өелеп яткан коры үлән кояш астында кибә, шундук пыскып яна да башлый. Кичке якта Урсалы, Иске Әлмәт якларында һава-да куе төтен эленеп тора, бакчасын чистартучылар яккан учаклардан берничә чакрымга тарала ул.
Экологлар һаваны пычратучыларга штрафлар салып торалар торуын. 2025 елда үз участогында үлән яндыру кагыйдәләрен бозган өчен физик затка 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф каралган. Мондый очрак янгынга каршы махсус режим шартларына туры килгәндә 10 000 сумнан алып 20 000 сумга кадәр арта. Әгәр хокук бозу чит кешенең милкенә зыян китерсә, сәламәтлеккә җиңел яки уртача авырлыктагы зыян салса 40 000 сумнан 50 000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Хокук бозудан тыш бәрәңге сабаклары һәм башка чүп-чарны яндыру аллергия китереп чыгара һәм кешенең иммун системасына да зур зыян сала. Углекислый газ һәм азот оксиды буылу, йөткерү, бронхлар спазмына сәбәпче була. Һава гына түгел, сулыклар һәм туфракка да зур зыян килә югыйсә. Бәрәңге сабакларын яндырмаска, күмеп куярга киңәш итә экологлар. Черемә – өстәмә ашлама ул.
– Инде ничә еллар дәвамында бәрәңге сабагы яндыручылар белән көрәшәбез, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз – нәтиҗә куандырмый. Әле басуларда камыл калдыкларын, салам яндыручылар да очрый. Югыйсә штрафлар физик затларга да, юридик һәм урындагы затлар өчен дә ел да артып тора. Саннарга күз салсак, ел башыннан Әлмәт җирлегендә 143 янгын очрагы теркәлде. Аларда 6 кеше һәлак булып, унлап кеше төрле тән җәрәхәт-ләре алды, – дип хәбәр итте янгын куркынычсызлыгы һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Равил Хөсәенов.
Шулай да чүпне бөтенләй яндырырга ярамый дип әйтү дә бик үк дөрес түгел. Закон нигезендә яфрак һәм коры калдыкларны торак корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт ителә. Хәтерләсәгез, моңа кадәр яндыра торган урын белән йорт арасы 50 метр ук булырга тиеш иде. Чүпне тимер савытта яндырган очракта хәзер аны 7,5 метрга кадәр кыскартырга рөхсәт иттеләр. Шул ук вакытта теләсә нинди очракта да һава торышын исәпкә алырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк.
Чүп-чарны җилсез көнне яндыруың хәерле. Шуны да истә тоту зарур – махсус режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру бөтенләй тыела. Кагыйдәләр дөрес үтәлгәндә бернинди проблема юк анысы. Ә менә тиешле нормалар үтәлми икән инде, әлеге очракта кешеләр үзләренең ихаталарын гына түгел, күршеләренең хуҗалык-ларын да куркыныч астына куялар.
Фаҗигаләрнең дә күбесенең сәбәбе шул битарафлык, ваемсызлык. Алай булмаса, чүп яндырудан тыш тагын бер проблема барлыкка килмәс иде. Ул да булса халыкның чүпне контейнерлар янына китереп аударырга яратуы. Мондый хәл язын-көзен ел да кабатлана. Череп беткән үлән һәм сабаклар чүп машинасы керүгә комачаулаганын күрми-ме кешеләр – юк, күрәләр, беләләр, ләкин барыбер ташлап калдыралар. Нәтиҗәдә озак вакыт өелеп яткан чүплек тычкан, күселәрне җәлеп итә башлый. Әйтергә кирәк, язгы-көзге чорда андый антисанитар торыштагы урыннар Әлмәт җирлегендә артканнан-арта бара. Монда инде экологларның да тиешенчә эшләп бетермә-гәнлекләре күренә. Халык антисанитариядән зарлана һәм социаль челтәрләрдә дәлилләүче фотолар урнаштыра башлагач кына Экология һәм төзекләндерү департаменты бункер мәйдан-чыкларында камералар урнаштыра башла-ды. Бу үз чиратында хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге әлмәтлеләрне янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә чакыра. Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлыгы.
Белеп торыгыз
Бакчачылар еш кына уңышны арттыру өчен көл кирәк дигән булып, бакчада иске яфракларны, чүп-чарларны яндыралар. Учакта югары температура тәэсирендә корткычлар, гөмбәчекләр һәм башка инфекцияләр дә бетә. Тик моның зыяны да бар.
Беренчедән, патоген микроорганизмнар белән бергә файдалы бөҗәкләр дә үлә, туфракның уңдырышлы катламы начарлана.
Икенчедән, чүп үләннәре һәм файдалы үсемлекләрнең калдыкларыннан (кайсыбер пасленчалардан кала) компост ясау хәерле.
Өченчедән, учак янган урында бакча җиләге һәм кыяр начар үсә.
Көлнең файдасына килгәндә, ул бик күп кирәк тә түгел, моның өчен бөтен түтәлгә ут ягып яту файдасыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia