Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Лайк булса – бар да була

Кызык инде бу дөнья, бу тормыш. Кешегә берни дә ярап бетми кебек. Вакыты белән шулай уйлап куям. Мине дә шулай уйлыйлардыр, язганны укыган кеше.

Кызык инде бу дөнья, бу тормыш. Кешегә берни дә ярап бетми кебек. Вакыты белән шулай уйлап куям. Мине дә шулай уйлыйлардыр, язганны укыган кеше.

Г. Тукай «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» дисә дә, тәнкыйтьне һәркем үзенчә тәнкыйтьли. Аны яратмыйлар, ләкин «Тәнкыйть кирәк ул» дигән булалар. Тәнкыйть язсаң, син нәрсә безнең районны, шәһәрне, җәмгыятьне сүгәсең, үзең ни эшләгәнең бар, эшләп күрсәт, диләр.

Бервакыт, шәһәрнең шаулап торган сөт, икмәк заводлары бетәр дәрәҗәгә җитеп, сөтләрне башка районнарга илтә, үзебездә башка өлкәләрдән китерелгән сөт ризыклары, икмәк-кондитер товарлары барлыкка килгән вакытта, шул хакта языйм дигәч, миңа «Сиңа ипи, сөт юкмы әллә? Кибет тулып ята. Нәрсә дип язарга җыенасың» диделәр. Язмадым инде, алар бәлки чыннан да хаклыдыр дидем. Бәлки... Ә бәлки...

Инде менә август, авылларда гына түгел, илендә урак өсте дип атала торган вакыт. Элек «Икмәк булса – җыр да була» дигән лозунглар да бар иде, хәтерләсәгез. Ә хәзер... Җыр гына булсын. Җыр булса, калганы була. Икмәк турында уйлаган кеше дә юк.

Хәзер инде күп кеше телевизорны бик кабызмый да. Элек бөтенесе кырылып видеомагнитофон алды да, хәзер кайда тузан җыеп ятканын  белмибез дә. Телевизоры да шулайрак булып бара бит. Барыбыз да телефонда да интернетта. Шулай булса да, иртән эшкә киткәнче кухняда кабызып куябыз. Гадәткә кергән. Кем әйткәндәй, иртән торып бит юган, чәч тараган, теш чистарткан тәртиптә. Күңелле яшибез.

Тик... Август уртасы җитте, ник бер каналдан урак турында, икмәк үстерүчеләр, аның чыгышы турында берәр әйбер сөйләсәләр, күрсәтсәләр иде. Юк. Әйтерсең, илдә урак өсте түгел, әйтерсең, без ипи ашамыйбыз. Арыш та кирәкми, бодай да. Сыер да саумыйлар, печән дә чапмыйлар. Бөтен халык «немолоко» эчеп яши. Гомумән, авыл хуҗалыгы, хезмәт кешесе юк диярсең.

Телевизорның бөтен күрсәткәне шоу да шау-шу. Әнә, ничек саф һавада дөрес йөрергә, ничек дөрес егылырга, ничә сәгать йокласаң файдалы, тырнак буявын ничек бетерергә, ирләргә аяктагы йонны кырыргамы, йолкыргамы, әллә тимәскәме, этне урамда йөрткәндә нинди башлык кидерергә, песиегезнең күзенә туры килерлек итеп нинди кофта сайларга, ат кадәр ир-егет бет кадәр этне ияртеп йөргәндә ничек аның өстенә менмәскә, физик көч түкми генә ничек күп акча эшләргә һ.б. шундый бик тә кирәкле булган яңалыклар. Егор Успенский интернет челтәрләреннән иң күп лайк җыйган «иң-иң кызык» роликлар... Кайсыдыр илдә атның фатирга кереп хуҗасы белән бергә ашавы, песинең раковинадан су эчүе, «яраткан» панданың шар белән уйнавы... Икмәк җыю кайгысымыни монда, иң мөһиме – күбрәк лайк җыю.

Җил тегермәне икәнен беләм дә, суы кайдан килә соң моның, дигәндәй, нигә бу яшьләр эшләргә яратмый дип аннан аптырап, 

шуны хәл итәргә тотынабыз. Әле каен җиләген генә каен агачыннан эзлиләр иде, инде ипине дә OZON белән WILDBERRIESта «ясыйлар» дигән буын үстерәбезме? Ә безгә «Икмәк булса – җыр да була» дигән булдылар. Берни дә белмәгәннәр инде... Иң мөһиме – лайк җыю. Лайк булса – бар да була!

Ә без барыбер икмәк үстерүчеләр, сыер савучылар, безне генә түгел, илне туендыручылар турында язабыз әле. Без дә язмасак, кем язсын?!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса