Кругом не везет сиңа, туган тел
Туган тел дип күтәрелеп, шаулашып алабыз да, тагын тынабыз.
Бөтен нәрсә бер көнлек, бер тапкыр кулланыла торган савыт кебек
Хәтта туган тел мәсьәләсе дә. Ә бит, ничек кенә булмасын, һәркемнең туган теле, ана теле бар.
Менә мәктәпләрдә укулар башланырга да бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Уку елы тәмамланганда туган тел дәресләренең саны кими, ул фәннең исеме үзгәрә дип сөйләсәләр дә, ул сөйләшүләргә карап, берәүнең дә артык исе китмәде шикелле.
Инде менә ике көн вакыт биреп, Мәскәү сорагач, тиз арада гына тагын шаулашып алдылар. Нәтиҗәдә 1 нче сыйныфта туган телне бер сәгатькә кыскарталар, ягъни атнага 1 сәгатькә кала, әдәбият исә беренче чиректә бөтенләй укытылмый, аннан соң гына. Имеш, балаларга артык йөкләнеш (нагрузка) була. Шул сәбәпле туган телне кыскартырга уйлаганнар. Мондый җавапны Россия Мәгариф министрлыгында бирделәр, дип яза «Коммерсанть» газетасы. Ә менә ни өчен туган тел икәнен аңлатырга, белмим, нәрсәләредер җитеп бетмәгән. Эх...
Кемнәргәдер туган телнең булу-булмавы барыбер булган кебек, барыбер булмаганнар да аз түгел. «Каракүз» фестивалендә без гадәттә китап ярминкәсендә катнашабыз һәм татарча китаплар, журналлар, открыткаларны сатуга куябыз. Шунда татар әдәбияты, татар китабы, открыткалар белән кызыксынучы яшьләрне күрәбез. Коеп яңгыр яуган вакытта, бер ярты-йорты татар яшь әни, зинһарлап, рус һәм татар телләрендә булган ике балалар китабы сатып алды. Кино фестивалендә катнашырга килгән егет, тумышы белән Казахстаннан, әти-әниләре тумышлары белән безнең төбәкнекеләр, әлеге чара турында нәкъ менә безнең татар телле «Әлмәт таңнары» газетасында язып чыгуыбызны бик теләде.
Газетабызны сатып алучылар да булмады түгел. Әлбәттә, чиратка тезелмәделәр, ә шулай да алдылар. Чөнки бик күп халык татар телен, татар газетасын яратмаудан алдырмый түгел, ә почта хезмәткәрләренең булмавы, газетаның вакытында килмәве сәбәпле генә алдырмыйлар.
Кызларын иярткән яшь әти-әни рәхәтләнеп татар открыткасы сайладылар. «Татарча китапларны, газета-журналларны, татарча язулы открыткаларны күрү генә дә җанга рәхәт. Соңгы вакытларда бик күп элмә такталар инглиз телләрендә языла башлады. Сүз дә юк, инглиз телен белү кирәк, ләкин бит без Татарстан республикасында яшибез. Татарча язылган язулар күбрәк булса, нинди күңелле булыр иде», – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты ханым. «Әй, әйткәндер инде... Үзегез уйлап чыгарып язасыз», диючеләр дә булыр. Алай уйлаган кешеләр газетабызның сайтына кереп карый ала, әлеге ханымны мин видеога төшереп алдым. «Миңа менә шушы открытканы алып бүләк ит әле», – дип хәйләкәр генә иренә елмайды ул. Ире исә дүртне алды.
Әйе, ул ханым йөз, мең тапкыр хаклы. Хәзер бит сәүдә нокталары, кибетләр, хезмәт күрсәтү урыннары нигездә шәхси кешеләрнеке. Алар арасында имгә дә татарлар да бардыр. Шунда исемен татарча язып элсәләр, кем килеп, «ник татарча яздың?» дип әйтер икән.
Алай гынамы, безнең тукталыш исемнәрен генә карагыз инде. Чувашча. «Рынок тукталышы», «Западные ворота» тукталышы», имеш. Русча дисәң – русча түгел, татарча дисәң – татар телендә түгел. Чувашча дими ни дисең. Адәм көлкесе бит. Бу хакта 2 еллап элек хакимияттәге бер түрәгә әйткәч, аның өчен акча түләнгән бит, кабат төзәтеп язарга акча юк, диде. Җиңел җавап.
Соңгы арада тагын бер мәсьәлә баш калкытты. МХОда һәлак булган хәрбиләрне соңгы юлга озатырга килүчеләр нотыкны татар авылында да урыс телендә сөйлиләр. Имеш, килгән түрәләр татарча белми. Бу хакта безгә мәрхүмнең якыннары, авыл җирлеге башлыклары җиткерде. Бу очракта аларның татарча белмәүләре кемгә кирәк?! Ялгыш әшәке сүз яза яздым. Ник, ул кешеләр матәм нотыгын бер-берләре өчен сөйлимени? Һәлак булган хәрбинең әти-әнисе, туганнары, якыннары, авылдашлары өчен түгелме? Әлмәндәр карт әйткәндәй, белмәгәч тик кенә тор инде. Белгәннәр сөйләсен. Ник, безнең бөтен Әлмәт районында шунда килеп татар телендә чыгыш ясаучы бер түрә дә юкмыни соң, җәмәгать. Ә без беренче сыйныфта туган телгә бер сәгать кенә биргәннәр дип, үпкәләп чыгыш ясаган булабыз. Эх, егетләр....
Миңа калса, бардыр, булмый калмас. Хакимият башлыгы Гүзәл Мөдәрис кызының дүшәмбе киңәшмәләрендә татар телендә бик матур итеп, үтемле мәкаль-әйтемнәр белән үз сүзен куәтләп куюы бик матур, җанга якын күренеш. Соңгы елларда безнең җитәкчелектә «исәнме» белән «сау бул»дан башканы белми торганнар хакимлек иткән иде. Бөтен фәнне «отлично»га үзләштергәндә, татар теленнән «удов» гына алган булганнар, күрәсең, бахырлар. Хәзер исә бу юнәлештә дә эшләр беркадәр уңай юл алыр дип ышанасы килә. Тукталышлар да яңартылып, бәлки исемнәре дә татарча язылыр. Өметсез шайтан гына диләр. Без бөтенләй үк шайтан түгел бит әле.
«Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен төзәтелгән... Әлеге документ нигезендә, 1 нче сыйныфта укучылар өчен көндәлек максималь йөкләнеш күләме 4 дәрестән, яки атнага 20 сәгатьтән артмаска тиеш. 21 сәгать булганда, артык дәрес – физкультура булганда гына мөмкин», – дип җавап биргәннәр министрлыкта.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia