Әлмәт җирлегендә быел 97 янгын очрагы теркәлде
Җәйге каникуллар чорында балалар җәйге лагерьларга юл ала, өйдә калучылары яки авылга әбиләренә кунакка кайтучылары да байтак.
Статистика җәйге чорда балалар белән бәйле бәхетсезлек очракларының артып китүен күрсәтә, шуңа күрә дә ял алдыннан әти-әниләргә балалары белән бергә утырып, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшеп алу мәҗбүри, чөнки күпчелек фаҗигаләр караучысыз калган балаларның ут белән уйнаулары аркасында чыга. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, шырпы, кабызгычлар, шәмнәр белән уйнауның янгынга китерүе турында, өйдә генә түгел, ә ишегалдында, басуда һәм урманда да ут белән сак эш итәргә кирәклеген аңлату зарур. Үзегез каядыр чыгып киткәндә кабызылган электр һәм газ приборларын, шулай ук янып торган мичләрне балаларга карарга кушып калдырмагыз. Шырпы, кабызгычлар, керосин, бензин һәм башкаларны балаларның кулы җитә торган урыннарда саклауга юл куймагыз. 23 июнь көнне Биектау районында булган коточкыч янгын күпләрне тетрәндерде. Анда әбисе һәм аның ике оныгы һәлак булды. Янгынның төп сәбәбен электр җиһзларының төзексезлеге, электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дип атадылар, тик тикшерү әле дә дәвам итә.
– Күпчелек очракларда янгын гамьсезлек һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә саксыз караулары, – дип саный районның янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлеге бүлеге начальнигы Равил Хөсәенов.
Шулай да янгын чыккан очракта нишләргә соң? Әлеге сорау белән без Равил Илтөзәр улына мөрәҗәгать иттек.
– Балалар белән бәйле янгын очраклары аеруча авыр кабул ителә. Өлкәннәрнең янгын куркынычсызлыгы чараларына битараф карашлары нәтиҗәсендә бер гөнаһсыз сабыйлар зыян күрә бит, шунысы аянычлы. Әлмәт җирлегендә быел 97 янгын очрагы теркәлде, аларда 2 кеше һәлак булды, 9 кеше зыян күрде. Зыян күрүчеләр арасында 3 бала да бар. Гомумән, балалар булган йортта уяулык сорала. Барлык кечкенә балалар да диярлек ут белән кызыксыналар бит. Өч яшьтән алып биш яшькә кадәрге балалар үз уеннарында еш кына олыларны кабатлыйлар, аларның гамәлләрен, хезмәтләрен имитациялиләр. Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар өйдә үзләре генә калганда аеруча нык күренә. Янгын чыккан очракта нишләргә дигән сорауга мин ашыгыч төстә бу хакта бердәм «112»коткару телефоны аша хәбәр итәргә кирәклеген искәртер идем. Бу турыда һәркем белергә тиеш. Олылар өйдә булган очракта иң элек балаларны коткарырга кирәк, алар еш кына куркып, карават, өстәл асларына, шкафка кереп качарга мөмкиннәр. Төтен тулган бинадан бераз бөкрәеп, башны идәнгә якынрак ияргә омтылып чыгарга кирәк, чөнки төтен һавадан җиңелрәк, ул өскә күтәрелә һәм аста шактый азрак була. Бинадан стеналарга тотынып чыгу сорала. Тәрәзәләр, ишекләр буенча ориентлашырга. Төтен белән тулган зонадан эвакуацияләнгәндә юеш кулъяулык яки юеш чүпрәк аша суларга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү –үзегезнең һәм якыннарыгызның, иң мөһиме балаларыгызның гомерен саклап калу нигезе, - дип аңлатма бирде белгеч.
Әлеге киңәшләрне истә тотып, кирәк чакта кулланырга онытмагыз. Сак һәм уяу булыйк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia