Тукайның «Иң мөкатдәс нәрсә – эш!» дигәне модадан чыкканмы?
Бүген мәктәп участогында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәне мәктәп ашханәсендә кулланып булмый. Буладыр, ләкин аның артыннан йөри-йөри, документ-рөхсәт җыеп җаның чыга.
И сабыйлар, эшләгез сез
Рәфкать Шаһиев
Балаларның көтеп алган каникуллары башланды. Укудан арып-талып, дөресен әйткәндә, туеп ялга туктадылар. Ял итәләр. Кем мәктәп яны лагеренда, кем әти-әнисе алып биргән юллама белән, икенчеләре диңгездә, чит илдә. Сирәк булса да авылга әби-бабайга кайтучылары да бардыр. Ял һәм бары тик ял. Эш турында сүз дә юк.
Элек эш белән тәрбияләү дигән төшенчә бар иде. Һәр бала мәктәп яны участогында практика үтә, эшли иде. Язын утырталар, җәен су сибә, утый. Көзен исә хезмәт дәресләрендә күнекмәләр ала. Мәктәп ашханәсендә шул үзләре үстергән бәрәңге, кишер-чөгендерен, кыярын ашый... Ашый иде. Көзен бәрәңге алырга, чөгендер кисәргә бара иде мәктәп баласы. Авылныкы гына түгел, элек шәһәрнекен дә эш белән тәрбиялиләр иде. Җәй көне сыйныфлары белән (ул чакта әле класс иде) хезмәт лагерена авылларга киләләр иде. Кемдер авылга әби-бабай, туганнары янына кайтып чөгендер эшләште, печән җыешты. Ә хәзер?
Хезмәт кешесенә хөрмәт, эшкә мәхәббәт бармы? Ул ничек тәрбияләнә? Бик четерекле сорау. Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә соң моның, дигәндәй, эшче көчләр кирәк дип сөйлибез, ә беркем эзлекле итеп, системага салып шуны оештыру, тәрбияләү белән шөгыльләнми. Кызыксындыру чаралары, эшкә җәлеп итү механизмы көйләнмәгән. Ә киресенчә.
Бүген мәктәп участогында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәне мәктәп ашханәсендә кулланып булмый. Буладыр, ләкин аның артыннан йөри-йөри, документ-рөхсәт җыеп җаның чыга. Мәктәп администрациясенең болай да кәгазьдән башлары чыкмый. Шуңа да, җәен үстереп, көзен җыеп алган уңышны язын чүпкә чыгарып ташлыйлар да, тендер аша узган, беләк буе өч кыяр салган банкалар алалар. Үзең үстергән кишер-чөгендер, суганны ашап булмый, чөнки ул тикшерелмәгән, имеш. Бәлки ниндидер чир бардыр һ.б. Ә менә әллә кайдан, җәһәннәмнән кайтканны ашарга ярый. Аның кайда ятканын, ничек ятканын белмибез дә, күрмибез дә. Шуннан соң кемнең эшлисе килсен дә, ник эшләсен инде. Шуңа да күп кенә мәктәп яны участокларына хәзер яшелчә утыртып торуны кирәк санамыйлар. Үлән дә чәчәк. Интексеннәр кортлар бал җыеп, алар эшләсен. Хезмәт кешесенең кадере турында нәрсә сөйләргә мөмкин ул балаларга, менә шуннан соң?! Авыл җирлегендә дә балаларга эш юк. Эшләсәң дә кемгәдер ялланып, көнлекче булып кына эшләргә мөмкин. Ягъни байга эшләү. Димәк, бүген «Эшләмәгән ашамый» дигән гыйбарә үзенең асылын югалткан. Эшләсәң дә ашамаска һәм эшләмичә дә ашарга мөмкин. Әле ничек кенә, диярләр кайберәүләр.
Әйе, бүген эшче куллар, ягъни кулына эш тотып эшләрдәй кешеләр җитешми. Һәркемнең эшләмичә, җиңел генә «акча эшлисе» килә. «Эшчеләр сыйныфы»на без, ЕГЭны барыбер бирә алмыйсың, тугыздан соң документларыңны ал да кит, дип «юл күрсәтәбез». Ә элек, укымасаң «колхозда сыер саварсың», яисә «атаң кебек майга батып трактор астында ятарсың» дип әйтәләр иде. Стимул шундый иде. Бүген исә сыер савасылары килмәгән кызлар (хәер, аның хәзер саварга сыеры да юк) блогер булып, хаптыр-хоптыр килеп, үзләренең ничек ашаганнарын күрсәтәләр, лайк җыялар. «Майга буялмаган» шкаф кадәр егетләр шәһәрдә йодрык кадәр этләрен куртка кидереп урамда «гуляйт иттерәләр», базарда мактап-мактап хатын-кызларның эчке киемнәрен саталар.
Лайк җыю дигәннән, иртән телевизорда иң мөһим, иң кирәкле яңалык – ул «барыбызның да яраткан пандосы» ниләр эшләгән дә, интернеттан карап аңа ничә лайк куйганнар, этләр, мәчеләр, тагын әллә нәрсәләрнең лайк җыеп, кайсы рейтингтан кайда күтәрелгәнлеге хакында. Һәм тагын, ничек матур күренергә, ничек итеп мунча керергә өйрәтү...
Кем инде ипи салучы, җир сөрүче, икмәк үстерүче турында сөйләп торсын. Нинди лайк җыеп булсын алар белән. Вәт, шулай, җәмәгать! Тукайның «Иң мөкатдәс нәрсә – эш!» дигәне модадан күптән чыккан икән бит.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia