Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә хатын-кыз һәм яшь бала сөрем газы белән агуланган

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Әлмәтнең Дуслык урамындагы 5 нче йортта ике кеше сөрем газы белән агуланган. Инцидент турындагы мәгълүмат авария-диспетчерлык хезмәтенә килгән. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 яшьлек хатын-кызны һәм сабыйны  хастаханәгә озатканнар.

«Зыян күрүчеләрнең фатирында углерод диоксиды күрсәткече 0,45% тәшкил итте. Алардан югары фатирда  – 0,13%. Калган катларда һәм фатирларда – 0%, ягъни – норма», - дип аңлата белгечләр.


Инспекция булган хәлнең шартларын ачыклый. Моннан тыш, идарәче компания һәм газ хезмәте йөкләмәләрне үтәү предметына тикшереләчәк.

Сөрем газы белән агуланган кешедә күңеле болгану яки косу, авызда баллы тәм, чигәләр тибеше күзәтелә. Шулай ук кайда басып торуын аңламаска мөмкин, баш әйләнә, хәлсезлек, баш авырта, күздән яшь ага һәм коры ютәл булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса