Эшләүчеләргә рәхмәт, ишетергә теләүчеләр дә булсын иде
Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Олы йортка ни кирәк - кечесенә шул кирәк, дигән халык.
Көн туды исә авылда да мәшәкать чыгып, эшләнәсе эшләр туып кына тора.
Түбәнабдуллыларның да чиста су эчәсе килә
Район җитәкчелеге вәкилләре катнашындагы отчет җыелышлары узган атнада Елховой, Түбән Абдул һәм Мәмәт торак пунктларында да булып узды.
Данлыклы, бай тарихлы Түбән Абдул авыл җирлегендә бүген 570 кеше гомер кичерә. Халыкның төп өлеше нефть тармагында һәм бюджет өлкәсендә хезмәт куя. Авыл җирлеге башлыгы Равил Юнысов билгеләп узганча, узган ел дәвамында Түбән Абдул һәм Кызыл Көч торак пунктларында яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен кайгырту, алар өчен уңайлыклар тудыру буенча шактый гына эшләр башкарылган. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Түбән Абдул халкы гомер-гомергә хуҗалыкларында мал асрап, яшелчә үстереп көн күргән тырыш кешеләр.
- Бүгенге көндә авыл җирлеге буенча 154 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 65е сыерлар. Сарык, кәҗә, ат асраучылар да байтак. Үткән елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булган терлекләрнең баш санын саклап калу максатында савым сыерларын һәм кәҗәләрне тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр дә бирелде. 45 савым сыерын саклап калу өчен 193 300 сум, 6 кәҗә өчен 3000 сум алдылар. Мисал өчен, Айнур Баһавиевның хуҗалыгында 66 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 45 е сыерлар. Моннан тыш ул 11 баш ат та асрый. Дамир Зәйнуллин да иң күп мал асраучыларның берсе. Аның хуҗалыгында 4 баш сыер, 3 баш тана, 7 баш ат (шуларның 3 есе бияләр) бар. Авыл җирлегенә хас проблемаларның берсе - җирләрне тулысы белән эшкәртеп бетермәү иде. Әлеге мәсьәлә яңа инвесторлар килгәч чишелде. «Чистополье» җәмгыяте һәм Гатиннар фермер хуҗалыгы җирләрне хуҗаларча тоталар, чәчәләр дә, пай җирләре арендасы өчен түләүне дә вакытында башкаралар. Түбән Абдул авылы территориясендә ФАП, Мәдәният йорты, китапханә, почта, мәчет, музей һәм янгынга каршы аерым пост эшчәнлек алып бара. Почта бинасын Әхтәм Низамов сүттергәч, почтаны Елховой ягына күчерергә тиешләр иде. Без «Охтин-Ойл» җәмгыяте директорына мөрәҗәгать итеп, иске кибет бинасын ремонтлаттык. Шул рәвешле почтаны саклап калдык. «Охтин-Ойл» җәмгыяте директоры Рөстәм Наил улына бу уңайдан зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип билгеләп китте Равил Юнысов.
Түбән Абдул җирлеге кибетләре белән дә дан тота. Биредә өч кибет халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Салаховлар кибете һәрбер авылда үтә торган барлык бәйрәмнәргә үзләреннән зур өлеш кертә, Рәфыйк Рәхимҗан улы исә Сабантуйга шәхсән үз исеменнән дә зур бүләкләр тапшыра икән. Айсылу Сәгыйдуллинаның «Кәүсәр» кибете шулай ук чараларда бик актив булыша. Алар шәхсән үзләреннән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итеп торалар. Райпо кибетен, Кәүсәрия Мотыйгуллинаның үзен һәм коллективын да бик хөрмәт белән телгә алды авылдашлары.
Авыл территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре аерым игътибарга лаек. Язгы-җәйге чорда авыл эчендәге юллар, йорт яны территорияләре тәртипкә китерелә, халык ярдәме белән зират коймалары буяла.
- 35 йортлы Кызыл Көч авылында пенсионерлар гомер кичерә. Биредә юллар яхшы, даими чистартылып тора. Су торбаларының 900 метры пластмасска алыштырылган. Баганаларда прожекторлар куелган, урамнар якты. Түбән Абдул авылында су торбалары тулысы белән пластмасска алыштырылды. Задвижкаларны быел алыштырачакбыз. Су җитмәү сәбәпле иске башнялар янына 3 нче скважина казыттык, яңа су башнясы торгызылды. Авылда 4 еллык салым акчаларына урамнардагы юлларга вак таш түшәп чыктык. Быелгы салым акчасының бер өлешенә асфальт салдырачакбыз, - дип планнары белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы.
Чыннан да, авыл җирлеген төзекләндерү буенча саллы гына эшләр башкарылган - музей тирәсе заманча коймалар белән тотылган. Түбән Абдулда районда беренчеләрдән булып Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан егетләр истәлегенә һәйкәлләр булдырылды.
- Алар бездә 28 кеше иде, барысы да сугыштан исән-сау кайттылар. Музей йортында тыловикларга да бик матур һәйкәл куелды. Авылдашларыбыз ярдәме белән ФАП ачылды. Салым акчасына урам утлары яңартылды. Ай саен 80 мең экономия белән эшлибез хәзер. 5 гектарда нарат агачлары утырттык, матур гына киттеләр. «Охтин-Ойл» җәмгыяте ярдәме белән чүплек урынын чистарттык. Биредә дә агачлар утыртырга ниятлибез. Клуб бакчасына заманча спорт мәйданы төзелде, бу депутатыбыз Дамир Наил улы Якупов ярдәме белән башкарылды. Грантка МТЗ-82 тракторы алдык. Хәзер трактор сорап йөрмибез, үз техникабыз бар. Эчә торган суыбызның гына анализы бик яхшы түгел. Бездә чиста сулы чишмәләр юк. Елховой ягыннан килә торганының кранын ябып куйдылар. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, «сезгә су кергән» диләр. Бу сорауны район күләмендә чишсәк яхшы булыр иде. Аннан соң Тукай урамына асфальт салдырасы иде, бу авылга керә торган үзәк юл, - дип район җитәкчелеге вәкилләренә гозерен белдерде Равил Юнысов. Су проблемасын түбәнабдуллылар гомер-гомергә күтәреп килделәр. Район җитәкчелеге бу уңайдан халык үтенеченә колак салсын, мәсьәлә чишелсен иде инде.
Елховойда тормыш кайный
Елховой авыл җирлегендә дә үзара салым акчаларына бик күп эшләр башкарылган. Урамнардагы юлларга вак таш түшәлгән, балалар уен мәйданчыгына яңа элементлар урнаштырылган, «Охтин-Ойл» җәмгыяте ярдәме белән парк өчен киртәләр кайтартылган, мәчет артындагы биләмәләр чистартылган. «Татлизинг» программасы буенча 2 насос алыштырылган. Башкарылган эшләр байтак - санап бетерерлек түгел. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин агымдагы елга булган планнары белән дә уртаклашты.
- Быел без язгы ташудан соң юлларны тәртипкә китерергә әзерләнәбез, Киров урамындагы юлны да төзекләндерәчәкбез. Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган мемориаль комплексны ремонтларга, чишмәләрне тәртипкә китерергә уйлыйбыз. Урамнарда прожекторлар урнаштыруны да дәвам итәчәкбез, - диде ул.
Мәмәтлеләр авылның киләчәге өчен борчыла
Мәмәт авылындагы җыенда да халык бик актив катнашты. Әлеге авыл җирлегендә озак еллар дәвамында Данис Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Актау» хуҗалыгы уңышлы эшчәнлек алып бара. Хуҗалыкта 10 кеше хезмәт куя. Барлык мөгезле эре терлек саны 100 баш тәшкил итә, шуның 60 ы савым сыерлары. Шәхси хуҗалыкларда да мал асрыйлар. Мәмәттә - Мослаховлар, Гайсиннар, Чупайда Гыйниятуллиннар гаиләләре терлекне күпләп тоталар икән.
Чупай һәм Мәмәт авылларында уңган, тырыш кешеләр яши. Биредә үз продукциясен җитештереп, шәһәргә алып барып сатучылар да байтак. Ике авылда да теплица ясап, яшелчә сатуны оештырырга теләүче яшьләр һәм бал кортлары үрчетүчеләр бар. Мәмәттә төп гомуми белем бирү мәктәбе, Чупай авылында башлангыч мәктәп эшләп килә. Бүгенге көндә Мәмәт мәктәбендә 34 бала, Чупайда 13 бала белем ала. Ике мәктәптә 12 укытучы эшли.
- Яңа уку елына Чупай авылыннан 4 бала беренче сыйныфка укырга керде. Мәмәт авылыннан беренче сыйныфка керүче бала булмады. Мәктәпләрнең матди-техник базасы яхшы, капиталь ремонт ясалган, балалар гына аз, - диде Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Хәния Бәдгытдинова.
- Узган ел җыелган үзара салым акчасын су белән бәйле проблемаларны чишүгә тотачакбыз. Үзара салым җыю дәвам итә. Ике авылга барлыгы 441548 сум акча җыелырга тиеш. Бүгенге көндә барлыгы 276000 сум акча җыелды инде. «Светсервис» белән 99000 сумга килешү төзелде һәм ике авылда да урам утларының лампалары алмаштырылды. Үткән елны «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мәмәт авыл җирлегенә Беларус маркалы трактор кайтартылды. Тракторга бюджет акчасына җиһазлар алынды, - дип хисап тотты Хәния Минзөфәр кызы. Авыл яшәсен, халыкка уңай булсын дип тир түгеп эшләүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк инде. Район торак пунктларының тормышы белән якыннан танышып, биредә яшәүчеләрнең гозер-үтенечләренә колак салырга теләүче түрәләр дә күбрәк булсын иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia