Сыйфатсыз хезмәт - эш түгел
Халык әйтсә - хак әйтә, чөнки коммуналь хезмәтләр өчен алар үз кесәләреннән чыгарып түли.
Гыйнвар ае карлы яңгырлары, бозлавыклы юллары белән тәмам теңкәгә тиде быел.
Юллар тайгак, чистартылмаган дип зарланучылар саны көннән-көн арта гына бара. Чыннан да, кирәкмәгән чакта да аяк астын тоз, галит белән тутыручы шәһәр юллар идарәсе дә никтер мондый вакытта эшчәнлеген бераз сүлпәнәйтә төште кебек. «Халык контроле» дәүләт системасына бер атна эчендә генә дә юллар торышына зарланып 40 тан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Ишегалларын әйткән дә юк - идарәче компанияләр, гомумән, эшләми. Бу уңайдан Галиев, Гафиятуллин, Радищев, Герцен, 8 Март, Зәй урамнарында урнашкан йортларда яшәүчеләр инде байтактан юлларның чистартылмавыннан зарланалар.
- Карлар эреп, юллардагы чокыр-чакырлар калкып чыкты хәзер. Караңгы чорда машина тәгәрмәче белән шунда төшеп китүчеләр дә күп булды бу озын ялларда, - дип чаң кага алар.
7 нче ЖЭУ эшчәнлегенә карата да сораулары күп җыелган әлмәтлеләрнең. Халыкның зарын инде Ходай үзе дә ишетте кебек - дүшәмбе көнне карын мулдан яудырды, шулай булмаса, бозлавыкта аяк-кул сындыручылар байтак булыр иде. Җәлил урамы, 26 нчы йорт ишегалды бер тапкыр да чистартылмаган. Урсалы халкы да гадәттәгечә үтеп булмаслык юллардан зарлана. Күп кенә йортларның түбәләреннән боз сөңгеләре салынып төшкән. Бәхетсезлек аяк астында гына түгел, баш очында да булып чыга. Төзүчеләр проспектындагы 11 нче йортның 4 нче подъездында ишекнең тишек козырегыннан су үтә. Җаваплы идарәче компаниягә бу уңайдан җавап тотарга туры килмәгәе. Шуны гына искә төшереп узасы килә, заманында һава торышы плюс белән минус арасында уйнаган очракта идарәче компанияләр һәм оешмалар махсус режимда эшли торганнар иде. Соңгы вакытта бу уңайдан шулай ук сүлпәнлек сизелә.
Ә менә Гафиятуллин урамында урнашкан 51 нче «Салават күпере» балалар бакчасында башка проблема - биредә тараканнар күбәйгән.
- Яңа ел бәйрәмнәреннән соң баланы бакчага алып бару гына түгел, бинаның коридоры буйлап узуы да куркыныч - әле тегеннән, әле моннан тараканнар йөгерешә, кухняда нәрсәдер анда, белмибез, мондагы антисанитарияне әйтеп бетерә торган түгел, - дип зарлана «Халык контроле»нә бер әлмәтле.
Шевченко урамы, 126 нчы йорттагы фатирларда яшәүчеләр кырыгаяклардан зарланалар. Моннан тыш биредә йортның түбәсеннән су үтә икән. Гагарин урамындагы 12 нче йортның икенче подъездында канализация стоягыннан су сарку, Сөләйманова урамындагы 20 нче йортта лифтның начар эшләве турында да хәбәр итәләр шәһәрдә яшәүчеләр.
Көзге чорда шәһәр биләмәләрендә корыган агач-ботакларны кисү оештырылган булган. Эшен башкарганнар, ә менә чүп-чарын чыгарырга онытканнар. Чехов урамы, 6 нчы һәм 4 нче йортлар каршындагы мәйданда агач ботаклары һәм эре габаритлы чүп-чар шул килеш өелеп ята.
Шулай, торак-коммуналь хуҗалык системасында тәртип урнаштырылырга тиешлеге көн кебек ачык. Җитәкчеләр халык гозерләренә колак салсалар яхшы булыр иде. Ә хезмәт сыйфатлы булырга тиеш, юк икән - җавап бирергә әзер булырга кирәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia