Кырыгалдарлар яңа схемалар белән эшлиләр
Алданучылар арасында әлмәтлеләр дә байтак.
Кырыгалдарлар сораганда банклар да документ тикшерми, хезмәт хакыңның күләмен белми генә сиңа кредитка акча бирә. Имәндә түгелме икән чикләвек?
Халыкны ничек кенә, нинди юллар белән генә алдамый хәзер алар.
Интернет челтәрендә заманча мөмкинлекләр арта барган саен кырыгалдарлар яңадан-яңа схемалар уйлап таба торалар. Алданучылар арасында әлмәтлеләрнең байтак булуы гаҗәп түгел, чөнки нефтьчеләр башкаласы мошенниклар өчен чын мәгънәсендә «татлы калҗа»га әверелде. Ел башыннан Әлмәт җирлегендә теркәлгән 1851 җинаятьнең 446 сы мошенниклык буенча булса, карталардан акча урлау 115 очракны тәшкил итә. Әлеге вакыт аралыгында әлмәтлеләр кырыгалдарларга 400 миллион тирәсе акчаларын «бүләк итәргә» өлгергән инде.
Халыкны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша талыйлар
Киберҗинаятьчеләр соңгы вакытта «Дәүләт хезмәтләре» һәм Россия банкы исеменнән шалтырата һәм югары процентлы, кешбэк белән акча вәгъдә итә башлаганнар. Алдан әйтеп узганча, кырыгалдарлар актуаль көн тәртибен куллана – бу юлы шалтыратулар өчен сәбәп булып иң эре банкларның вкладлар буенча ставкаларны арттыруы тора. Аферистлар үзләрен «Дәүләт хезмәтләре» хезмәткәрләре дип таныштыра, тупланма акчаларны арттырырга тәкъдим итә. Ышанычлылык өчен банкларда ставкаларның артуы турында белдерәләр һәм моны «шәхсән Үзәк банкта» тикшерергә тәкъдим итәләр. Алар акчаны «куркынычсыз» счетка урнаштырырга тәкъдим итә һәм хәтта тупланмалардан кешбэк бирергә вәгъдә итүче регулятор хезмәткәре белән тоташтыра. Аннан соң клиенттан шәхси мәгълүматны тикшерүне, ә аннары банк кушымтасына керү өчен СМС, логин яки пароль кодларын хәбәр итүне сорыйлар. Шулай итеп, мошенниклар клиентның счетына керә, акчаларын урлый һәм юкка чыга. Россия Банкы (Үзәк банк) хезмәткәрләре беркайчан да кешеләргә шалтыратмый югыйсә, бу турыда инде бар кеше дә белергә тиеш кебек. Шулаен шулай да, кисәктән генә шалтыратсалар, җинаятьчеләр кармагына һәркем эләгергә мөмкин.
Әлмәтлеләр бай халык
Кырыгалдарлар чын психологлар. Алай гына да түгел, гипнологлар. Йөгерә-йөгерә төрле банклардан кредит җыеп, «куркынычсыз счетка» салучыларның күбәюен тагын ничек аңлатырга мөмкин?! Әле шушы көннәрдә генә 55 яшьлек бер ханым кырыгалдарларга 5 миллион сумга якын акча күчергән. Аңа мошенниклар мессенджер аша элеккеге җитәкчесенең профиле урнаштырылган аккаунт аша кереп шалтыраткан булганнар һәм ханымның кайчандыр эшләгән бүлегендә ФСБ тикшерүләр алып барганлыгы турында хәбәр иткәннәр. Ханымга да бу уңайдан сораулар барлыгын әйткәннәр. «Тикшерүче сезгә үзе шалтыратачак, көтегез» дип тә өстәгәннәр. Әлеге ханым Казанда санаторийда дәваланганлыктан, шалтыратуга берничә көн җавап бирә алмаган. Күпмедер вакыттан соң ул билгесез номерга үзе шалтыратырга булган. Трубканың икенче ягында «сезнең исемгә билгесез кешеләр кредитлар рәсмиләштергән булган. Бу ситуациядән чыгу өчен кичекмәстән яңа займ алырга һәм аны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк» дип әйтүләре булган, әлмәтле хафалана ук башлаган. Ике арада шушындый эчтәлектәге сөйләшүләр 4 көн (!) дәвам иткән. Шушы вакыт эчендә ханым төрле банкларда 4512 000 сумга 3 кредит рәсмиләштерергә өлгергән һәм аферистлар әйткән «куркынычсыз счетка» күчергән. Соңгы көнне акчаларын тизрәк күчерергә теләп ашыкканда ул хәтта автомобилендә авариягә дә очраган. «Әлегә акча күчерә алмыйм, мин юл-транспорт һәлакәтенә эләктем» диюгә каршы аферистлар ханымга машинасын калдырып, банкка җәяү барырга киңәш биргәннәр. Күпмедер вакыттан соң улы белән сөйләшеп, тегесе мошенникларның шундый ысул белән халыкны алдаганнары турында аңлаткач кына ханымның «күзләре ачылып» киткән.
Кырыгалдарлар әллә психолог, әллә гипнологлар?
Әле бит соңгы вакытта әлмәтлеләрнең финансларына ОМС полислары аша да «һөҗүм итә» башлаганнары билгеле булды. Шушы көннәрдә җинаятьчеләр 43 яшьлек бер ханымга кәгазь полисын электрон полиска алыштыру кирәклеген хәбәр итеп шалтыратканнар. Әлмәтле ризалык биргәннән соң, аның телефонына алты цифрлы код килгән. Ханым шикләнеп, тиз арада сөйләшүне өзгән өзүен. Күпмедер вакыттан соң аның телефонына «сезнең дәүләт хезмәте порталындагы учет язмагызга шикле керү очрагы теркәлде. Кичекмәстән фәлән-фәлән номерга шалтыратыгыз» дигән СМС килгән. Ханым түзмәгән, шалтыраткан инде. Алга таба инде аны акчаларын «билгесез счетка» күчерергә күндергәннәр. Икенче көнне ханым банкка барып 2848000 сум акчасын счетыннан алып кайткан һәм ике көн дәвамында аферистлар счетына күчергән. Кырыгалдарлар бу сумма белән генә канәгатьләнеп калмыйлар, ханымга кредит алып, тагын 143 мең сум акча күчерүен сорыйлар. Имеш, әлеге сумма әлмәтленең «кредит потенциалын» ябу өчен кирәк. Шул рәвешле әлмәтле мошенникларга 2991000 сум күләмендә акча күчергән. Үзен алдаганнары турында ул бер ай узып, август азагында алган кредиты буенча беренче взнос түләргә вакыт җиткәч кенә белә.
Әйе, ничек кенә алдамыйлар инде – пенсиягезне арттырабыз, яңа счетчиклар куябыз, телефон номерына килешүләрне яңартабыз дип тә «ятьмәгә эләктерү» ягын карыйлар. Мошенниклык буенча җинаятьләрне анализлап утырганда, шуңа игътибар итәргә туры килде: кырыгалдарларны хәзер фәлән мең сумнар түгел, миллионнар гына кызыксындыра башлаган. Әлмәтлеләр арасында кырыгалдарларга 18 миллион сум (!) акча күчерүче дә бар. Җинаятьчеләр тозагына эләкмәс өчен әлмәтлеләргә аеруча игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеге турында кабат искә төшерәбез һәм шуны искәртәбез: банк хезмәткәрләре беркайчан да кешеләргә шалтыратмый, шәхси мәгълүмат сорамый һәм исәп-хисап белән нинди дә булса операцияләр башкарырга тәкъдим итми. Банк мәсьәләләре буенча үз банкыңа үзең шалтырату яхшырак. Билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә һәм биргән очракта да татарча сөйләшергә киңәш итәбез. Бөртекләп, тырышып җыйган маллардан колак кагарга язмасын беребезгә дә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа