Ипиеңне карап аша
Кара ипи эченә ак ипи дә керә икән ул. Әле ярый ботинка бавы түгел.
Нинди генә тәм-томнар булмасын, адәм баласының ипи ашамаса тамагы туймый. Бигрәк тә татар кешесенеке. Кызган май исләре килеп торган, яңа гына пешеп чыккан ипинең исләре, тәмнәре... Башыңны әйтләндереп, авыздан сулар китерә. Чөнки бит әле өйдә әниләр салган ипине ашап үскән буын исән-сау.
Элегрәк авылларда да артык зур булмаган икмәк пешерү пекарнялары бар иде. Шәһәрдә икмәк заводы. Ә хәзер авылларда бөтенләй бетте, шәһәрдә завод юк, чат саен мини-пекарнялар. Булсын, булу булмаган ише түгел бит. Булып торуы әйбәт. Шулай да...
Хатыным ипи алган. Авылга кайтабыз бит. Саф һавада бәрәңге алгач ашыйсы килә. Карауга ук авызга сулар килә торган арыш ипие. Элек мич төбенә салган кебек.
Әлбәттә, исе инде әллә булмаган, әллә беткән. Ләкин кыяфәте матур. Хатын яңа пешкән бәрәңге янына помидорлар турагач, ипине үзем кисеп куярга уйладым.
Ипи салганда калган иске ипиләр, иске тортларны кушып җибәрәләр дип сөйләгәннәрен ишеткән бар иде. Ишетсәм дә, үз күзем белән күрмәгәч, ышанмый идем. Ул бит инде ипи, ипекәй. Аңа ничек тагын калган-поскан әйбер кушарга мөмкин. Ә менә шулай була икән. Ничек кушып җибәргәннәрен күз алдыма да китерә алмыйм, ул технологияне белмим. Тик мин күкрәккә терәп кискән арыш ипиенең нәкъ уртасында бер кисәк ак күмәч калдыгы килеп чыкты. Бу безнең Әлмәт шәһәренең бер кибетеннән алынган ипи. Хикмәт аның кайдан алынуында да түгел. Аны пешергән кеше нинди намус, вөҗдан белән ясаган камырына иске, калган ипиләрне салып җибәрә алды икән? Ул кешенең бер генә тапкыр да әнисе, әбисе ипи салганын күргәне булмадымы икәнни? Ипи салу бит ул үзе җаваплы, серле бер эш. Безнең әниләр юынып, бисмиллаларын әйтеп, чәчен-башын ябып тотыналар иде ул эшкә. Халыкта «Авызы иман белмәгән, тиешле җире комган күрмәгән» дигән гыйбарә бар. Бу ипи салучы шундый булган, күрәсең. Алладан курыкмый, бәндәдән оялмыйлар. Хәер, бәндәдән оялган кеше генә курка ди Аллаһтан да.
Шушы урында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән ипи салуны тасвирлаган өзекне укучыларның исенә төшерәсем килә. Бәлки ипи салып, аны халыкка сатарга чыгаручылар да укырлар.
Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына килергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Ирнең шуның белән әлегә вазифасы тәмам. Хатын исә чәчләрен төреп яулык астына тыга, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм... күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана. Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала. Йортка әчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи баскан арада ире кочагы белән коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәй әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада, баскан камыр күтәрелеп тә өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә – өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый: зур театрның режиссеры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин. Сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим. Мич томалана, «кисәү агачы» дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың. Мич төбе әзер. Кайнар, чиста. Шул вакытта режиссер пәрдәне ача. Әлеге хатын... Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап камыр ала да, әпе-төпе китереп, ачы камырдан ипи ясый. Бу ипи әвәләү дип атала. Безнең өйдә бу процесс башкачарак иде: әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Ни өчен бадьян дип аталган ул агач савытлар? Моңа кем җавап бирер? Бадьян – чәчәк исеме бит инде. Ләкин безнең өйдә агач станогында юкәдән кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. Ачы камырны әни шуларга сала да, күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә куя һәм мич төбенә озата. Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы – күәс төбе, агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы – иң тәмлесе.
Менә шулай, җәмәгать. Безнең әбиләр, әниләр шулай ипи салып, ашатып үстерделәр безне. Без шундыйны күргән буын. Ә ипи тикле ипигә калган ипи салып пешергән кешенең намус дигәне юктыр инде, мескендер инде ул бичара.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа