Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Заманча талаш, яки Ата эт тә балалый

Адәм баласының холкы үзгәрмидер ул. Бөкре кабердә дә бөкре ята дигәндәй, бераз заманга яраклашса да, асылы каладыр.

Игътибар иткәнегез бар микән, хәзер бөтен тормыш-яшәеш телефонда. Каядыр барганда өйдә, я эштә онытып калдырсак, дөнья бетә. Тизрәк артыннан йөгерәбез. Болайга китсә, телдән сөйләм дигән нәрсәгә урын да калмас кебек. Бөтенебез ватсапта язабыз. Анда нинди генә төркемнәр юк. Авылныкы, шәһәрнеке, эшнеке, дусларныкы, туганнарныкы, сыйныфташларныкы, курсташларныкы...

Әйткәнемчә, бөтен тормыш шул ватсап төркемендә хәзер. Авыл халкы бит ул телгә бик үткер. Авыл төркемендә берсе бәхәс башлап җибәрә дә, и китәләр кушылып. Кем кемне уздыра. Бу инде икең күзгә карап кара-каршы әйткәләшү, талашу түгел. Монда һәркемнең үз функциясе: бар кыздырып, өстереп торучысы, бар талашучысы, бар читтән аларның талашын укып утыручылар.

Авыл төркеме. Бәйдән ычкынган эт турында китте бәхәс. Берсе әйтә, этеңне бәйлә, урамда йөри, фәлән җирдә балалаган, ди. Икенчесе, юк, минем эт түгел, минеке бәйдә, урамда йөрми, ди. Тегесе үз сүзен бирми, сүзеннән кайтмый. Менә шунда инде талашны кыздырып, аннан кызык ясаучы да табыла. «И Аллам, әллә хәзер ата этләр дә балалыймы? Аның бит эте ата», дип утны дөрләтебрәк җибәрә. И китә шуннан талаш куәтләнеп. Калганнар кәмит караган кебек укып баралар. Шуннан билгеле бер югарылыкка җиткәч, тегеләрнең дә инде азартлары сүрелә, арыгач, тамаша кылучыларның берсе туктарга куша. Тамаша әкрен генә сүрәнләнеп, тәмам була. Арырсың да, күпме вакыт бармак белән талашып утыр әле, язып бит ул. Ярар элек апаңнар рәхәтләнеп авыз тутырып, урам яңгыратып, тәмләп талашалар иде. Ну хәзер урамга чыгып торасы юк, цивилизованно гына.

Шушы эт турындагы бәхәс элеккеге бер вакыйганы искә төшерде. Савымчылар бортлы машинада кичке савымнан, җәйге лагерьдан кайтып киләләр икән. Менә нәкъ шулай, эт турында бәхәс киткән. Берсе әйтә ди, Фәритләрнең эте ата, дип. Икенчесе, юк, ана, ди. Берсе дә сүзен аста калдырасы килми. Шулай бәхәсләшеп авылга кайтып җитәләр. Һәм машинадан төшүгә, өйләренә кайтып тормыйча турыдан Фәритләр этенең атамы-анамы икәнен ачыкларга китәләр. Менә ичмасам бу бәхәс, бу талаш. Нәтиҗәсен ачыкламыйча туктамыйлар.

Кеше үзгәрде диләр. Юк, битлеге генә башка. Асылы шул килеш калды. Бары тик бөтен нәрсә заманча төс алды. Ә фәләннәрнең эте атамы, анамы икәне 20 нче гасырда да, 21 дә дә актуаль булып кала бирә. Шәһәр урамы тулып өерләре белән эт көтүе «гулять» итеп йөри. Тик шәһәрдә авылдагы кебек ватсап аша гына талаша алмыйлар. Шәһәрдә читенрәк икән…

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса