Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттәге сәүдә үзәгенә килүчеләрне ялган янгын тревогасы аркасында эвакуацияләгәннәр

Бинада янгын чыгуы турында хәбәр таралы.

Социаль челтәрләрдә Әлмәттәге «Панорама» сәүдә үзәге каршында халык күп җыелган видео таралды. Ролик авторы янәсе бинада янгын чыгуы турында хәбәр иткән. Әмма янгын турындагы мәгълүмат расланмады. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте автоматик янгын сүндерү сигнализациясенең ялган эшләве турында ачыклык кертте.

Сәбәбе сәүдә үзәгенең өченче катындагы тузан булган, анда кинотеатр биналарында ремонт эшләре алып барыла. Сәүдә үзәгенең куркынычсызлык хезмәте, протокол буенча, килүчеләрне эвакуацияләде. Җентекле тикшерүдән һәм реаль куркыныч булмауны раслаганнан соң, «Панорама» сәүдә үзәге гадәти режимда эшен яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса