Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт шәһәр күлендә су коену тыела

Су микробиологик нормаларга туры килми.

Әлмәт шәһәр күлендә су коену тыела. Шәһәр күлендәге су нормаларга туры килми. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Хәзер сулыкларда су коену тыела.

Микробиологик күрсәткечләр буенча канәгатьләнерлек булмаган пробаларны Әлмәт, Казан, Чаллы, Минзәлә, Тәтеш, Мөслим һәм Бөгелмә, Карабаш сулыкларында алдылар. Шулай ук Казанның «Локомотив» һәм «Түбәнге Заречье» пляжлары санитар-химик нормаларга җавап бирми.

«Су объектларының су сыйфаты гигиена нормативларына туры килмәү сәбәпле, идарә әлеге рекреация зоналарын су коену өчен кулланырга киңәш итми», – дип ассызыкладылар Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса