«Апокалипсис», яки Быел да кар көтмәгәндә яуды
Кышын кар яварга тиеш. Тик юлларны, ишегалларын кар күмәргә тиеш дигән сүз түгел.
Халыкта «Гыйнвар - ел башы, кыш уртасы» дигән әйтем бар. Чыннан да, нәрсә дисәк тә, гыйнвар елның-елында иң салкын һәм җилле ай булып санала. Менә быел да ул үзенең «көйсез» булуын кабат дәлилләде.
Башта зәмһәрир суыклары, аннан соң кар-бураннары белән тәмам аптыратты. Гомумән, уены-чыны бергә, быел да кар ничектер көтмәгәндә яуды. Соңгы көннәрдә шәһәр эчендәге һәм трассалардагы юлларда транспорт өчен дә, җәяүлеләр өчен дә шактый гына кыенлыклар барлыкка килде. Техника карны чистартып, төяп чыгарырга өлгерми, юлларда кабат ботка, машиналардан «бөке»ләр хасил була тора. Район җитәкчелеге хәтта Әлмәт җирлегендә «Буран» операциясен гамәлгә кертергә булды. Буран аркасындамы, әллә юлларны вакытында чистартмаулары нәтиҗәседерме, Әлмәт янында калган фура йөртүчеләргә кайнар ризык та өләшеп йөрделәр әле. Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә «карлы апокалипсис» дигән төшенчә халык теленнән төшмәде. «Бөке»ләрне, юл-транспорт вакыйгаларын да аномаль һава шартларына бәйләргә тырышу бар инде анысы кайберәүләрдә.
Әйе шул, соңгы елларда кышын инде бөтенләй кар яумый башлагач, «нормальный» итеп яуган кар да «апокалипсис» булып күренә башлады кебек.
Кыш суык, карлы, көртле булырга тиеш инде ул югыйсә. Элегрәк, кар чистарткыч техникага кытлык булган заманда да юлларны чистартырга өлгерәләр, андый-мондый «апокалипсис» турында сүз кузгатучы юк иде. Бәлки җаваплы службаларга көздән үк «безнең техника кышкы чорга әзер» дип күкрәк кагып мактанырга кирәк булмагандыр, ник дигәндә, халык бит усал, шул әйткәнне кабат искә төшерде, алай гына да түгел, шәһәр юллар идарәсенең эшсез торучы, түбәләрен кар басып киткән бер төркем техникасын фотога төшереп социаль челтәрләргә чыгарды. Баксаң, бу трактор-погрузчик-лар списаниегә дип каралган техника икән. Алар йөрми, искергән, я ватык булып чыга. Тик ни өчендер фотосурәттә техника алай ук иске күренми. Бу турыда соңыннан булса да шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге шулай дип аңлатма бирде. Шәһәр эчендәге карны чистартып түгүдә тәүлегенә 75 техника җәлеп ителә дип тә өстәде. Ышанмас җирдән ышанырга туры килә инде.
«Бүгенге көндә коммуналь тармак хезмәткәрләренең юлларны вакытында чистартмаулары аркасында ишегалларында барлыкка килгән кар көртләре - менә ул «апокалипсис»ның сәбәбе», дип зарланучылар да байтак булды. «Эшчеләр җитми бит ул техникага утырырга», дип язды кайберәүләре. Шулай да әлмәтлеләр, техника көтә-көтә гаҗиз булгач, дәррәү кубып ишегалларын үзләре көрәргә керештеләр. Әти-әниләр хезмәткәрләр белән берлектә балалар бакчаларына барып, ишегалларын, уен мәйданчыкларын да кардан чистарттылар. Яшерен-батырын түгел, балалар бакчаларының верандаларын, мәйданчыкларын кышкы чорда чистарту гади көннәрдә дә шул ук әти-әниләр җилкәсенә төшкәнен барыбыз да белә. Кар байтак булганлыктан, үзләре белән кар чистарткыч техника алып килеп эшләүчеләр дә күп булды. Ә менә Радищев, Мәрҗани, Гагарин, Җәлил урамы ишегалларындагы юллардан дүшәмбе көнне дә транспорт үтешлек түгел иде әле. Кар юлларга гына түгел, йорт түбәләренә дә катлам-катлам булып утырды. Бу уңайдан Заслонов урамы, 7 нче, Шевченко урамы, 78 нче торак йортларда яшәүчеләр редакциябезгә шалтыратып зарланды. «Юллардан йөрешлек булмаганлыктан аяк астына гына түгел, өскә дә карарга туры килә. Узган елны түбәдән кар төшеп машина тәрәзәсен ваткан иде инде, быел да шулай булыр ахры», диде алар.
Юлларның вакытында чистартылмавына иң күп зарланучылар Урсалы мик-рорайонында яшәүчеләр булгандыр, мөгаен. Бу көннәрдә Васильев, Драцкий, Камалетдинов урамнарына техника бөтенләй кермәгән булып чыкты.
Казанда күз ачмаслык буран булган чорда Әлмәт эчендә андый-мондый җилле кар өермәләре сизелмәсә дә, кайбер авыллардагы юлларны көрт басты. Монда да төп сәбәп шул техника булмау белән бәйле иде. Хәстәрен алдан күргән авыл җирлеге башлыклары эшләренә бик җаваплы карап, йөгерә-йө-герә техникасын да таптылар, юлларын да чистарттырдылар. Мисал өчен, Аппак авыл җирлегендә шәһәргә чыга торган юллар даими чистартылып тора, ә менә авыл эчендәге урамнар белән бераз кыенлыклар бар икән. «Нефтьчеләр техника бүлеп бирәләр, Кичүнең «Гарант» оешмасы да ярдәм итә», дип аңлатма бирделәр авылның башкарма комитетында. Үзара салым акчаларын тракторлар сатып алуга юнәлдергән авыл җирлекләре генә «җиңел сулыш» алгандыр, мөгаен, бу көннәрдә. Мисал өчен, елховойлылар авыл биләмәләрен һәм трассага чыгу юлларын үз техникалары белән чистарталар, шуңа да бу торак пунктта зарланучылар юк. Авыл кешеләренә ярдәм кулы сузучылар да шактый. Яңа Нәдер авыл җирлегенең үз техникасы булмаса да, «Зәй» хуҗалыгы һәм нефтьчеләр бу уңайдан техника бүлеп бирүдән баш тартмыйлар. «Юллар чистартылган, аллага шөкер», дип рәхмәт укый авыл халкы. Ә менә Югары Мактамада Рәхимов һәм Сәйдәшев урамнарын чистарту белән бераз кыенлыклар туган булып чыкты. «Биредә зур техника кирәк, К-700 тракторын көтәбез. Туктар авылы урамнарындагы юлларны чистарттык инде, менә хәзер шушы ике урам гына калды. Шәһәргә чыгу юллары ачык», диделәр авыл җирлегендә.
Менә шулай, нинди генә проблема килеп чыкмасын - техника кирәк, эшче куллар кирәк. Инде хәзер «бүтән кар гына ява күрмәсен» дияргә кала.
Гыйнварда кар күп яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә, ди халык сынамышы. Халык әйтсә, хак әйтә анысы. Карап карарбыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа