Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшәү дәрте бер дә сүнмәсен

Шаулап-гөрләп башлаган Укытучылар һәм остазлар елы да тыныч кына узып китте.

Ә алар исә һаман да бөтенесенә бәхет-шатлык теләп, игелек кылып, укучыларының уңышларына сөенеп яши бирәләр. Андый яшәү рәвеше укытучыларның канына салынгандыр. 

Укучыларын иҗатка, хезмәткә җәлеп иткән, намуслы, туры һәм гадел булырга тәрбияләгән укытучы лаек-лы ялда да шулай булып кала. 

Мәмәт авылында гомер кичерүче Кәүсәрия Ширияздан кызы Рахманова гомере буе укучыларында матурлыкка мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Аның яздырган иншалары тулы бер сәнгать әсәренә әйләнә иде. Темага кагылышлы шигырьләр, рәсемнәр, аларны зәвык белән бизәү - үзе бер тылсымлы дәрес була иде. Балалык, игътибарсызлык беләндер инде, без күп вакыт укытучыларыбызның чын талант, чын иҗат кешесе икәнен искәрми дә калабыз. Шул хатаны төзәтеп, укытучым Кәүсәрия апаны иҗат кешесе буларак шәрехләп китим әле. Минем әдәби иҗаттагы уңышларымда аның да саллы өлеше бар бит.

Хәл белешергә кергәч, үзенең язмаларын тотып, апа минем янга килеп утырды. Мине зур кешегә санап. Бугазыма төер тыгылды. Әле бит кайчан гына мин үзем язган, ясаган әйберләр белән аның янында басып тора идем.
Аның язуы... һаман шулай тигез, һәр хәреф энҗе бөртеге кебек ярылып ята, һәр нокта, һәр өтер үз урынында. Бу бит шул, мин укыгандагы хәрефләр, шундый ук язу. Укытучым хис-кичерешләрен шигъри сәйләннәр итеп тезгән.

...Коймак пешкән, 
токмачлы аш кайный 
                                      казанда,
Татлы бәлеш, күзикмәкләр, 
                пәрәмәчләр пичтә.
Табын күрке булып, өстәл
                  уртасында җырлап
Зур самавыр чәйгә 
           дәшеп утырганы истә.

Никадәрле җылылык, наз әлеге юлларда. Болар күз алдына гына килми, хәтта бәлеш-пәрәмәчләрнең исе борынга керә, самавыр тавышы ишетелә кебек. Кәүсәрия апа әби-бабай, әти-әни белән иркә «олан» булып үскән үткәнен сагына. Чигәләргә генә түгел, бөтенләе белән чәчләргә көмеш кунгач та әти-әнине сагынып яшәү табигыйдер. Тик шулай оста итеп тасвирлап бирүне һәр укытучы булдыра алмас.

Әй, син, алтын балачак,
Кабатланмый торган чак.
Һәркемнең дә күңелендә
Бик озак сакланачак.

Ул гомер буе һәрнәрсәгә тәнкыйть күзлеге белән карый торган укытучы булды. Юк, чит кешеләргә генә түгел, үз-үзенә дә ул шул күзлектән карый белде. Болар Кәүсәрия апаның язганнарында уч төбендәге кебек ачык күренә. Үзе турында ул болай ди:
Минем өчен зур мал түгел
Алтын йөзек, көмеш алка.
Чөнки һәрчак 
                       омтылдым мин
Чын табигый матурлыкка.
Бүген ул балалар, оныклар, туганнар, укучыларының җылысын тоеп, алар шатлыгына куанып, уңышлары белән горурланып, тигез, пар канатлы булуына шөкер итеп яши. 
Сәламәтлек ташлап
                            китмәсен дә,
Яшәү дәрте генә бетмәсен. 

Ул һаман да шулай сөенә белә. Эчкерсез, серле елмаю әле дә аның күзләрендә яши. Төпле акыл, зирәк фикер һәр сүзендә, һәр җөмләсендә. Ул яшәүне яратып, мәгънәсен аңлап иҗат итә, гомер җебен сүтә.  

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса